МАСЛАХУТДИНОВ ИБРАГИМ МАСЛАХУТДИН УЛЫ
Мәсләхетдинов Ибраһим Мәсләхетдинович (1918 - 9.2.2003)
17.9.1939 - действительный хезмәткә, 21.12.1942 - Бөек Ватан сугышына мобилизацияләнә. 1943 елның августында 3 нче группа сугыш инвалиды булып демобилизацияләнә.
Сугышчан бүләкләре - Сугышчан Кызыл Байрак ордены (№ 11614 - 1942), Кызыл Йолдыз (№189016 - 1942), Кызыл Йолдыз (№196335 - 1943) орденнары, “За отвагу” медале (№219236 - 1941), “За победу над Германией” һәм юбилей медальләре, юбилей ордены (1985).
Әтисе - Мәсләхетдин (1868 - ?) Әхмәдшаһ (1821-1899) Вәлидов
Әнисе - Фәгыйлә Мөхәммәдҗан кызы (17.2.1873-1961), тумышы белән Чаллы Башы авылыннан.
Бертуганнары: Нурҗинан (Нурылҗинан) (2.1.1895-1969), Шәйдуллин Талип, Миңнегаян, Нуриев Сәгыйт, Закирова Зәйтүнә әниләре; Фәсахетдин (18.10.1897-1921), Беренче Бөтендөнья cугышына эләгә, 1921 нче елгы ачлыкта авылдан китә һәм читтә вафат була; Нурфигаль (19.7.1900-25.8.1904), Әгъләметдин (Гыйләҗетдин) (1903-1977), Нурбисал (1906 - ?), Мәймүнә Гатиятуллина (17.4.1909-2003); Минзакир (1913-29.5.1941), Владивостокта капитан булып йөзә, Зирекледә җирләнә; Сәлимә Исхакова (30.11.1914-17.2.1998), Ибраһим - 9 баладан төпчеге.
Хатыны - Борханиева Гакыйлә Сәлаховна (1931), тумышы белән Елхово авылыннан. Балалары булмады.
Сугышка кадәр, действительный хезмәткә алынганчы Зирекле МТС ында тракторист һәм комбайнер булып эшли.
Сугыштан кайткач, Зирекле мәктәбендә военрук, счетовод була, 1951-1957 елларда МТС та шофер, Яңа Чишмә РПС да һәм Зирекле сельпосында шофер һәм сатучы да була.
Соңгы елларда колхозның агач эшкәртү мастерскоен җитәкләде.