Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > КОРМАШЕВ ЯЗКАР ШАФИГУЛЛА УЛЫ

КОРМАШЕВ ЯЗКАР ШАФИГУЛЛА УЛЫ

Район: 
Сармановский

 

1924 елның 16 декабрендә Чукмарлы авылында туган.

1938 елда Чукмарлы тулы булмаган урта, 1941 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлый.

1941-1942 елларда “Чукмарлы” колхозында ашлык үлчәүче. 1942-1943 елларда Күтәмәле мәктәбендә физика-математика укытучысы. 1942 елның июненнән 1945 елның июненә кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943-1946 елларда сержант булып хезмәт итә. Җиңүне Польшада каршылый. 

I дәрәҗә Бөек Ватан сугыш ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

1946-1951 елларда Чукмарлы мәктәбендә биология һәм физкультура укытучысы. 1951-1954 елларда Мортышбаш җидееллык мәктәбе завучы һәм математика укытучы. 1954-1957 елларда Азалак җидееллык мәктәбендә завуч һәм математика укытучысы. 1957-1970 елларда шул ук мәктәпнең директоры һәм математика укытучысы. 1970-1987 елларда Азалак урта мәктәбе директоры һәм математика укытучысы.

1952 һәм 1968 елларда Казан дәүләт укытучылар һәм педагогия институтларын тәмамлый.

РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы (1978). Татарстан укытучыларының IV һәм V съездлары  делегаты.

Прикреплённые изображения: 
Фронтовики
Опубликовано 20 мая, 2015 - 15:34 пользователем Хамитова Гузель

Источник (изменено 05/02/2016 - 09:42):https://tatfrontu.ru/person/kormashev-yazkar-shafigulla-uly