КАМАЛЕЕВА НӘҖИБӘ ГАЛӘЛЕТДИН КЫЗЫ
Камалеева Нәҗибә Галәлетдин кызы 1920 елның 25 июлендә Иске Кәшер авылында туган. 7 классны тәмамлагач, Зоя шәһәрендә авыл хужалыгы техникумына укырга керә.
Сугыш ветераны Камалеева Нәҗибә Галәлетдин кызының истәлекләре:
«Мин Камалеева Нәҗибә 1920 елның 25 июлендә урта хәлле гаиләдә дөнья күргәнмен. Мин 7 классны бетергәч Зөя шәһәренә а/хуҗалыгы техникумына укырга киттем. Анда 3 ел укыдым. 1941 елны сугыш башланды. Мин авырып авылга кайттым. Аннан мин терелдем. Авыл Советына секретарь булып эшкә кердем. Аннан мине райисполкомга зав.отдел итеп алдылар. Шунда эшләгәндә Сарман районы буенча 25 кызга сугышка китәргә телеграмма алдым. Мобилизация белән мине дә алдылар 1942 елның июлендә. Безне Казанга алып киттеләр. Казанда 8 ай буенча меховой комбинатны сакладык. Мин батальонда телефонист булып хезмәт иттем. Иң беренче билгеләнгән точкага урнашу белән телефон кирәк. Аннан Смоленскида хезмәт иттем. Дошман иң беренче связны бомбага тотарга тырыша. Мин батальонда идем без анда 13 кеше идек. Мин бер үзем украиннар арасында руссчаны авыл кызы рәтләп белмисең. Бик авыр булды, өйрәндем. Аннан радистлыкка укыта башладылар. Шулай итеп Смоленскины немецлар кулыннан освобождать иткәч безне Польшага җибәрделәр. Кәгазьгә язып бетерелек түгел. Шул чаклы авыр булды. Медальләрем бар “За освободение Варшавы”, “За взятие Германии”. Алар күп инде. Без 25 кыз киттек ул иптәшләр зениткада хезмәт иттеләр. Безнең полк Красно Знаменный 37ой Зенитный Пулеметный полк. Минем иптәшләрем Кәшер башыннан Кәлимуллина Наҗия, Сарман районыннан Фарухшина Нәкыя, Бал Тамак авылыннан Сәлимгараева Нурлыхода. Алар күп инде.
Очрашуларга йөрдек, хәзер юк инде. Минем башкара торган хезмәтем. 4 сәгать телефон янында. Зениткадан бенокль белән һавага карап нинди самолет очканын миңа телефоннан әйтәләр. Мин аны журналга язып барам. Самолет дошманныкымы, үзебезнекеме. Дошман самолеты булса нинди ераклыкта. Якын булса дежурный офицерга докладовать итәм. Мин хезмәт иттем 3 батальонда, батальонга 8 рота карый, шул дежурный роталарга звонить итәргә куша атарга. Аннан үзебезнең торган урынны, землянканы 4 сәгать тагы постта торасы көнен төнен белмичә хезмәт иттек.
Аннан безне Рейхстагка кызыл флаг эленгәч Германиягә җибәрделәр. Германиядән 1945 елның 1 августында өйгә кайттым. Мин кайтуга әтием үлгән иде. Әнием исән иде. Абый бар иде”.