ХӘСӘНОВ МӨСӘЯФ ХӨСӘЕН УЛЫ
Район:
Сармановский
Хәсәнов Мөсәяф Хөсәен улы 1942 елда фронтка китә. Мәскәүне азат итүдә катнаша. Катюшасы белән Берлинга барып җитә. Шунда ул бер аягын югалта. Госпитальдә ята. Җиңү көнен дә шунда каршылый. 1946 елның февралендә авылга кайта. Минниса апа белән тормыш корып җибәрә.