Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > ХӘМӘТВӘЛИЕВ МИҢНЕВАФА ХӘМӘТВӘЛИЕВИЧ

ХӘМӘТВӘЛИЕВ МИҢНЕВАФА ХӘМӘТВӘЛИЕВИЧ

Район: 
Новошешминский

Хәмәтвәлиев Миңневафа Хәмәтвәлиевич

(1901 - 13.2.1970)

Гражданнар сугышында да катнаша. Бөек Ватан сугышына 26.8.1941 моб-нә. 1946 елда гына дем-нә. Улы Минвәли сөйләвенчә, әтисе Миңневафа бабайның һәлак булуы турында похоронка да килә. Бу хәбәрне алгач, әнинең елап утырганын хәтерлим әле - ди ул. Әсирлектә Германиядә булган. Әтиегез кайта, - дигән хәбәрне ишетүгә, без Гамирә апа белән зиратлар янына чаптык. Ышанмадык, чөнки аның һәлак булды дип хәбәрен алдык бит. Мине күтәреп алды да: “И, улым, бер дә үсмәгәнсең бит”-, диде. Мин ул чакта да бик кечкенә идем.

Әти, үскәндә дә (төп нигезләрендә Касыймов Минхаҗи гаиләсе яши) ятимлекне, кыерсытуларны күп күреп үскән. Апасы Бибигайшә (1878-1964) Газыйм бабайга кияүгә чыккач, кечкенә Миңневафаны алар үзләренә алалар, тәрбияләп үстерәләр һәм Нуридәгә (Нурулла һәм Миңнениса кызына) өйләндереп, башка чыгаралар.

1948 нче елда өч хуҗалык - Фәхретдинова Фатыйма, Мияссарова Зәйнәп апалар һәм Миңневафа абыйлар минут эчендә янып бетәләр. Документлар да яна.

Миңневафа абый әсирлектә булганнар һәм һәлак булучылар исемлегендә дә теркәлмәгән.

Халык телендә - “Әбез Миннафасы”.

Әтисе - Хәмдевәли (Мөхәммәдвәли) Габделрәкыйб углы Әхмәров

Әнисе - Миңнеҗамал Гайфулла

Метрикадагы исеме - Мөхәммәдвафа (24.11.1901)

Хатыны - Нуридә Нурулла кызы (1906 - 16.11.1977)

Балалары: Хәридә Әһлиуллина (1926, Шахмайда), Гамирә Вагыйзова (1929), Мөнирә (1932-2009) Шахмайда җирләнде, Миңневәли (1935), Миңнегөлсем Гафиятуллина  (1948), Мокеева Миңнегаян (1937) Яңа Чишмәдә.

Участники войны
Опубликовано 26 декабря, 2019 - 16:03 пользователем kraevmuz

Источник (изменено 26/12/2019 - 16:03):https://tatfrontu.ru/person/hmtvliev-minnevafa-hmtvlievich