Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > ӘХМӘТБАЕВ СӘРВӘР ӘХМӘТБАЙ УЛЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

ӘХМӘТБАЕВ СӘРВӘР ӘХМӘТБАЙ УЛЫ

Район: 
Сармановский

1908 елда туган, 1943 елдан сугышта катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен 1943 елның 4 ноябрендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Икенче хәрби бүләген Әхмәтбаев 1945 елда ала.

1945 елның 2 февралендә Мелитополлле Кызыл байраклы 91 укчы дивизия буенча чыккан 3/Н Приказыннан күренгәнчә Әхмәтбаев Сәрвәр Әхмәтбай улы 1945 елның гыйнвар аенда Латвияне азат иткән вакытта дошман сызыгын өзеп алга омтылганда батырлык һәм кыюлык үрнәкләрен күрсәтә.

Дошманның бертуктаусыз явып торган уты астында үзенең расчеты белән  миномет утына тотып дошманның 1 пулемет ноктасын һәм 9 немец солдатын юк итә. Дошманның контрһөҗүмен кире кайтаруга ярдәм итә. Шушы батырлыгы өчен Әхмәтбаев Сәрвәр Әхмәтбай улы Советлар Союзының Югары Президиумы Карары нигезендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Прикреплённые изображения: 
Фронтовики
Опубликовано 20 мая, 2015 - 11:06 пользователем Хамитова Гузель

Источник (изменено 20/05/2015 - 11:06):https://tatfrontu.ru/person/hmtbaev-srvr-hmtbay-uly