Вахит авылында яшәүче Салих Сөләйманов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Корпункт:

Бүген Вахит авылында яшәүче Салих абый Сөләймановка 95 яшь тулды. Тыл ветеранын истәлекле көне белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе урынбасары Рәис Хөсәенов, Янил авыл җирлеге сәркатибе Әлфия Платоновалар килде. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатлары, исләлек бүләкләре тапшырылды.