Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > С 85-летием Маяк!

С 85-летием Маяк!

Корпункт: 
Азнакаевский

Хөрмәтле журналистлар, район матбугаты ветераннары, иҗтимагый хәбәрчеләр!

    Быел без билгеләп үтә торган күпсанлы истәлекле вакыйгалар арасында Азнакай район матбугатының 85 еллыгы аерым урын алып тора. Бүгенге за­ман кешесенең тормышын һәм цивилизацияле җәмгыятьне иң кискен социаль-икътисади, рухи һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре күтәрелгән объектив, киңкырлы һәм оператив мәгълњматтан башка күз ал­дына да китереп булмый.

    Коллективлаштыру елларында районда мөһим ва­кыйга була – 1930 елның мартында үз газетабызның беренче саны дөнья күрә. Авыр колхозлашу чорла­рын үтеп, газета хезмәткәрләре матбугат битләрендә якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында­гы фидакарь хезмәтен яктырталар, халыкны Җиңүгә рухландыралар, сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызуга үз өлешлђрен кертәләр.

   Бүген без ихлас рәхмәт хисләре белән район мат­бугаты ветераннарын искә алабыз һәм сөекле газета­быз аксакалларына тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Нәкъ менә алар, беренче юл яручылар, район тари­хын, аның хезмәтчәннәренең эшләре һәм батырлы­клары елъязмасын булдыруга бар сәләтләрен һәм көчләрен куйганнар.

   Массакүләм мәгълњмат чараларының җәмгыятьтә барган иҗтимагый-сәяси процессларга йогынты­сы бәяләп бетергесез. Бүген «Маяк» газетасы ту­ган ягыбызның кабатланмас киң кырлы вакыйга­ларын яктыртып, аны бөртекләп укучыга җиткерә, шәһәребездә, районда һәм республикабызда барган вакыйгаларны төрле күзлектән чагылдыра.

    Хөрмәтле матбугат ветераннары, журналистлар, почта хезмәткәрләре, иҗтимагый хәбәрчеләр, «Маяк» укучылары!

   Сезне чын йөрәктән Азнакай район матбугатының 85 еллыгы белән тәбрик итәм. Республика һәм Азнакай матбугатының данлыклы традицияләрен саклавыгыз­ны һәм арттыруыгызны телим. Яңа иҗади уңышлар, эзләнүләр, рухи күтәренкелек, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын!

 

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль район башлыгы 

Опубликовано 10 июля, 2015 - 15:03 пользователем Нигьматзянова А...

Источник (изменено 10/07/2015 - 15:03):https://tatfrontu.ru/news/s-85-letiem-mayak