Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Хәдичә әбигә 90 яшь тулды

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Хәдичә әбигә 90 яшь тулды

Корпункт: 
Арский

13 гыйнварда Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина  Шура авылында яшәүче Хәдичә Мөбарәкшинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Хәдичә әби Шура авылында туган. Башлангыч белем алырга гына өлгерә, сугыш елларында урман кисә, әнисенә колхоз терлекләре карарга булыша. Аннан соң китапханәдә, колхозда төрле эшләрдә эшли.

1947 елда фронтовик Мәннаф белән тормыш коралар. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Ире 2005 елда вафат була. Хәзерге вакытта 20 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Авылда улы Зөфәр, килене Гөлназ белән яши.

Опубликовано 13 января, 2017 - 15:16 пользователем Арскмузей

Источник (изменено 13/01/2017 - 15:16):https://tatfrontu.ru/news/hdich-big-90-yash-tuldy