Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Апаста тылда хезмәт куйган өлкән хатын-кызларны котладылар

Апаста тылда хезмәт куйган өлкән хатын-кызларны котладылар

Корпункт: 
Апастовский

Өлкәннәргә район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм котлавы, изге теләкләре ирештерелде.Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты Апас бистәсендә һәм Иске Әнәле авылында яшәүче хатын-кыз тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Котлауларга хатын-кыз депутатлар, Апас мәктәбе һәм Иске Әнәле башлангыч мәктәбе укучылары да кушылды.
“Өлкәннәребез бик сөенделәр. Изге теләкләрен юлладылар. Рәхмәтләрен ирештерделәр”, - дип белдерде шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Луиза Сафина.

 

 

Опубликовано 6 октября, 2022 - 12:07 пользователем Ногманов Рамис ...

Источник (изменено 06/10/2022 - 12:07):https://tatfrontu.ru/news/apasta-tylda-hezmt-kuygan-olkn-hatyn-kyzlarny-kotladylar