Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Алабуга муниципаль районы Морт урта мәктәбендә төбәкара семинар

Алабуга муниципаль районы Морт урта мәктәбендә төбәкара семинар

Корпункт: 
Елабужский

"Белем бирүне яңарту шартларында укучыларга дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү" темасына үткәрелгән төбәкара методик семинарга "Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе" белгечләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты укытучылары, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск муниципаль районнарының рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле, башлангыч сыйныф, математика, технология, музыка, тарих фәннәренең методик берләшмә җитәкчеләре, Алабуга муниципаль районының укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары чакырылган иде.

Семинарда катнашучылар ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар карадылар һәм үзләре өчен семинарның бик файдалы булуын әйтеп киттеләр.

"Бөек Җиңүгә 70 ел" барлык чараларда да төп тема булып торды.

Опубликовано 6 мая, 2015 - 14:46 пользователем Людмила Губянова

Источник (изменено 06/05/2015 - 14:46):https://tatfrontu.ru/news/alabuga-municipal-rayony-mort-urta-mktbend-tobkara-seminar