14 апрель 2020 елны Урыссуда яшәүче Габдулла Шәрәфиев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза
Әлеге күркәм юбилее уңаеннан аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин исеменнән район волонтерлары тәбрик итте.
Габдулла Хәлфетдин улы 1930 елның 14 апрелендә Ютазы районының Чик-Бүләк авылында туа. Балачагы сугыш чорындагы башка бик күп балаларныкы кебек үк колхоз эшендә уза. 1960 елда ул Урыссуга күченә һәм Дәүләт банкының сак пунктында эшли. Соңрак Куйбышев тимер юлларының янгын поездына эшкә урнаша, аннан 20 ел эшләп пенсиягә чыга. Шигырьләр иҗат итә, бик матур итеп рәсем ясый.
Тормыш иптәше Гөлсинә белән өч бала тәрбияләп үстереп, бүген алты оныгы һәм өч оныкчыгы өчен яраткан бабай, карт бабай булып гомер кичерә.
Габдулла Шәрәфиев тыл хезмәтчәне, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.
Әлеге күркәм юбилее уңаеннан аны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге волонтерлары тәбрик итте. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер теләделәр.