Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Сугыш хатирәсе йөрәкләрдә яши

Сугыш хатирәсе йөрәкләрдә яши

Корпункт: 
Альметьевский

1945 елның 2 сентябрендә Япониянең капитуляция актына кул куелу белән Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлана. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм масштаблы бу сугыш вакыйгалары халык хәтерендә мәңге сакланачак.
Истәлекле көннәрдә Елхово авылының «Күбәләк» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында булдылар. Балалар Ватан азатлыгы һәм тыныч киләчәк өчен көрәшкән батырларны искә алдылар, аларның истәлеген хөрмәтләделәр.
Очрашу барышында якташыбыз — Елхово авылы тарихы музеена нигез салучы Халилулла Хәйрулла улы Әхмәтшин турында сөйләүгә аерым игътибар бирелде. Ул 25 нче дивизия составында Ерак Көнчыгыштагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, япон гаскәрләренә каршы сугышкан. Аның тормыш һәм сугышчан юлы — авылыбыз тарихының горурланырлык бер сәхифәсе.
Бүген музейда аның сугыш елларыннан калган кадерле ядкарьләре саклана. Алар арасында 1946 елгы «Японияне җиңгән өчен» медаленә таныклык та бар. Мондый чын тарихи истәлекләр буыннар арасындагы бәйләнешне тоярга, зур тарихның аерым кешеләр язмышыннан туплануын аңларга ярдәм итә.
Һәйкәл янындагы әңгәмә балалар өчен мөһим хәтер дәресе булды. Яшь буынга туган як тарихын белү, батырлар истәлеген саклау һәм тыныч тормышның кадерен аңлау аеруча әһәмиятле.
Без хәтерләгәндә — тарих яши. Геройларыбыз турында сөйләгәндә — буыннар рәхмәте дәвам итә.
Текст авторы: Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе М.М.Газизова
#ЕлховоМузее #Елхово #Хәтер #БуыннарБәйләнеше #ТуганЯкТарихы #ИкенчеБөтендөньяСугышы #Музей #ХәтерДәресе

Опубликовано 8 сентября, 2026 - 09:18 пользователем Альметьевский к...

Источник (изменено 08/09/2026 - 09:18):https://tatfrontu.ru/node/940221