Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Көнбатыш Помераниядә немецларның мөһим оборона пунктлары булган Эггезин, Торгелов, Пазевальк, Штрасбург, Темплин шәһәрләрен алу

Көнбатыш Помераниядә немецларның мөһим оборона пунктлары булган Эггезин, Торгелов, Пазевальк, Штрасбург, Темплин шәһәрләрен алу

Корпункт: 
Альметьевский

2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре 1945 елның 28 апрелендә сугыша — сугыша Эггезин, Торгелов, Пазевальк, Штрасбург, Темплин шәһәрләрен алалар. Пазевальк өчен сугышлар Юкер елгасында уза. Гитлерчылар шәһәргә якынлашканда көчле каршылык күрсәтәләр. Совет артиллеристлары һәм танкистлары дошманның ут нокталарын басып китәләр. Төнлә Кызыл Армия сугышчылары шәһәр урамнарына бәреп кереп һәм немец гарнизонын тар-мар иттәләр. Уңышка ирешеп совет частьлары Юкер елгасын кичәләр һәм немецларны аның көнбатыш ярында төзелгән оборона рубежыннан куып чыгаралар. Эггезин һәм Торгелов өчен сугышлар Штеттин гаване буйлап төньяк-көнбатышка таба бара. Гавань буйлап һөҗүм итүче совет частьлары дошманнан урман массивларын чистартыпһәм Эггезин һәм Торгелов шәһәрләрен алалар.

Сугышлар нәтиҗәсендә совет гаскәрләре 15-30 км алга китәләр, Штеттин гаваненең көньяк ярын дошманнан чистарталар, шулай ук 285 торак пунктны һәм 49 тимер юл станциясен алалар. (ачык интернет чыганагы).
Җиңү уңаеннан Эггезин, Торгелов, Пазевальк, Штрасбург, Темплин шәһәрләрен алу өчен көрәштә аеруча зур уңышларга ирешкән берләшмә һәм частьлар орденнар белән бүләкләнә.Катнашучыларга яхшы сугышчан хәрәкәтләре өчен Советлар Союзы Югары Башкомандующий Маршалы иптәш Сталинның рәхмәте белдерелә.Катнашучылар арасында авылдашыбыз Мусин Гыйльметдин Насретдин улы да бар иде. Бүгенге көндә аның документы Х.Х. Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее фондларында саклана.

Опубликовано 19 июня, 2026 - 12:47 пользователем Альметьевский к...

Источник (изменено 19/06/2026 - 12:47):https://tatfrontu.ru/node/939523