Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Бобруйск операциясе

Бобруйск операциясе

Корпункт: 
Альметьевский

1944 елның 24 июнендә – «Багратион»стратегик операциясе кысаларында Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре үткәргән Бобруйск һөҗүм операциясе башланды.

Операциянең нәтиҗәсе - дошман оборонасын өзү, Вермахтның 9 нчы армиясенең төп көчләрен чолгап алу һәм тар-мар итү, Белоруссиянең шактый территориясен азат итү, алга таба Минск һәм Баранович юнәлешләрендә һөҗүм итү өчен шартлар тудыру иде. Совет гаскәрләре штабларыннан алынган мәгълүматларга караганда, Бобруйск өчен барган сугышлар нәтиҗәсендә немец гаскәрләре шактый зур югалтулар кичерде, 7 меңнән артык солдат һәм офицер юк ителде, 2 меңгә якын кеше әсирлеккә алынды, азык — төлек, фураж һәм кирәк-яраклар төялгән 12 эшелон, 400дән артык артиллерия орудиесы, 60 танк һәм штурм орудиесы,500 дән артык автомашина алыды.(чыганак) https://ru.wikipedia.org/wiki/)

Советлар Союзы Югары Башкомандующие Маршал иптәш Сталинның боерыгы нигезендә Бобруйск шәһәрен азат иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен катнашучыларга рәхмәт белдерелде. Катнашучылар арасында Беренчемай районының Кара Чишмә авылында туып үскән авылдашыбыз, сержант Мусин Г.Н. та бар иде. Аның документы Х. Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарих музее фондларында саклана.

Опубликовано 10 июня, 2026 - 12:38 пользователем Альметьевский к...

Источник (изменено 10/06/2026 - 12:38):https://tatfrontu.ru/node/939487