«Рәхмәт Белдерелде»

1945 елның 30 апрелендә 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре Грайфсвальд, Трептов, Нойштрелитц, Фюрстенберг, Гранзее шәһәрләрен-помераниянең төньяк -көнбатыш өлешендә һәм Мекленбургта мөһим юл узелларын алдылар. Бу сугышларда безнең авылдашыбыз, Беренчемай районының, Кара Чишмә авылында туып үскән Мусин Г.Н. да катнашты. Помераниянең төньяк — көнбатыш өлешендә һәм Мекленбургта мөһим юл узеллары булган Грайфсвальд, Трептов, Нойштрелитц, Фюрстенберг, Гранзее шәһәрләрен яулап алуда батырлыклар күрсәткән өчен, Советлар Союзы Югары Башкомандующие Маршалы иптәш Сталин боерыгы белән 1945 елның 30 апреле № 352, катнашучыларга, шул исәптән Г. Н.Мусинга да, рәхмәт белдерелде.
Документ Х.Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее фондларында саклана.