Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Мөбаракшин Галимҗан Мөбәрәкшә улы

Мөбаракшин Галимҗан Мөбәрәкшә улы

Корпункт: 
Альметьевский

Мөбәрәкшин Галимҗан Мөбәрәкшә улы 1905 елда Татарстан АССРның Первомайский районы (хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туып үсә. Аның әтисе һәм әнисе игенчелек белән шөгыльләнгәннәр.
Мөбәрәкшин Галимҗан Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ватанны саклауга баса.Хатыны белән ике баласы,әтиләре Галимҗан Мөбәрәкшә улын Түбән Абдул читенә кадәр озата баралар. Галимҗан Мөбәрәкшә улының хатыны күңеле сизгән кебек тормыш иптәше белән авылдашлары утырган олау артыннан бик озак карап тора.

Галимҗан Мөбәрәкшә улы 145 нче укчы девизиясендә,635 нче укчы полкында хезмәт итә. 1943 елның февралендә Орел өлкәсендә немец илбасарлары белән каты сугышлар вакытында ул Ватанын саклаганда батырларча һәлак була. Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөбарәкшин Галимҗан Мөбәрәкшә улын Покров районы Дубки авылында җирлиләр.

Текст авторы Газизова М.М.

Опубликовано 22 апреля, 2026 - 11:32 пользователем Альметьевский к...

Источник (изменено 22/04/2026 - 11:32):https://tatfrontu.ru/node/938352