Мустафин Рәхимҗан Мөбәрәкша улы

Мустафин Рәхимҗан Мөбәрәкшаулы 1924 елда Татарстан АССР ның беренче май районы (хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында,урта хәлле крестьян гаиләсендә туып үскән.Әтисе һәм әнисе игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. 1933 елда колхозга керәләр. Мустафин Рәхимҗан 1932 елда Елховой җиде еллык мәктәбенә укырга керә.Анда 7 сыйныфны тәмамлый. Алга таба Мустафин Рәхимҗан Мөбәрәкша улының әти-әнисе, улына белем бирергә теләп, аны Лашманурта мәктәбенә укырга җибәрәләр, анда ул тугызынчы сыйныфны тәмамлый.
1942 елда Рәхимҗан Мөбәрәкша улы Совет Армиясе сафларына мобилизацияләнә, Мурманск шәһәрендә хәрби-диңгез флотының яр буе оборонасында хезмәтитә.
1943 елның июлендә финбасыпалучыларына каршы көчле һөҗүм вакытында ул каты яралана. Яраланганнан соң Архангельск шәһәрендә госпитальдә ята,Рәхимҗан Мөбәрәкша улының уң аягын омпутациялиләр. Хастаханәдә ятканда ул берүк вакытта читтән торып,җитештерү бухгалтериясенең, алты айлык курсларында укырга мөмкинчелек таба. Мустафин Рәхимҗан Мөбәрәкша улына 1944 елның февралендә, уңаягы булмау сәбәпле, туган авылы Түбән Абдулга кайтырга туры килә. Аны колхозга хисапчы итеп билгелиләр. Анда Рәхимҗан Мөбәрәкша улы 1946 елга кадәр эшли.
1946 елдан 1951 елга кадәр сөт җыючы, ә 1951 елдан 1956 елга кадәр колхозның хат ташучысы булып эшли.
1956 елдан 1972 елга кадәр яңадан сөт җыючы булып эшли. Аягы протез булуга карамастан, Мустафин Рәхимҗан беркайчан да тормыш авырлыкларыннан зарланмый, киресенчә, Елховой авылының иң чибәр һәм талантлы кызы Фатыйма белән менә дигән гаилә корып, җиде бала тәрбияләп, авылдашларына үрнәк күрсәтеп яши. Ләкин сугышта алган яралар үзенекен итә. Мустафин Рәхимҗан Мөбәрәкша улына илле яшь тулып килгәндә, Бөек Ватан сугышы вакытында алган яралары кискенләшә башлый. 1974 елның 7 июлендә ул кату вырудан соң вафат була. Ни кызганыч балаларының үсеп буйга җиткәннәрен күрергә насыйп булмый.Ул вакытта җиде баласының берсе икенче сыйныфта укыса,кече улына нибары җиде генә яшь тула торган була.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Мустафин Рәхимҗан Мөбәрәкша улын туганнары һәм авылдашлары хөрмәт белән Түбән Абдул авылы зиратына җирлиләр.
Текст авторы: Газизова М.М.