«Аҗаган» патриотлар тәрбияли

Күпмедер вакыт онытылып торганнан соң, «Аҗаган» хәрби-патриотик уенының мәктәп укучылары арасында кабат популярлашып китүе, һичшиксез, уңай күренеш.
Әлеге уенның максаты - төрле яшьтәге балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларда мөстәкыйльлек, аңлы дисциплина, үзара дустанә мөнәсәбәт, ихтыяр көче, тап-кырлык тәрбияләү ул.
«Аҗаган» соңгы өч ел эчендә тагын да камилләште, хәзер инде аны зуррак масштабта, заман технологияләрен кул-ланып оештыра башла-дылар. Әлмәт җирлегендә хәрби-патриотик уен «Хәрби туганлык» оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.
– «Аҗаган» – укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының иң нәтиҗәлесе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра, – дип саный «Хәрби туганлык» оешмасы рәисе Юрий Максимов. Моңа ул күптән түгел Рус Акташы мәктәбендә оештырылган чараны мисал итеп китерде.
– Катнашучылар, ә бу 5 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр булган укучылар, уенның төрле этапларында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Командаларга маршрут кәгазе бирелде, анда станцияләрне узу шартлары төгәл язылган иде. Һәр станциядә очколар саналды. «Аҗаган» ның төп максаты укучыларның чыдамлык, җитезлек, тиз реакция, көч һәм координация кебек физик сыйфатларын үстерү иде, укучылар барлык биремнәрне дә яхшы гына үтәп чыктылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды һәм без минем коллегам – Рус Акташы авыл җирлеге депутаты Артем Денисов белән берлектә уеннарда җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдык. Гран-прига иң күп балл җыйган 9 нчы «А» сыйныфы командасы лаек булды. Яшьләрдә патриотик рух тәрбияли торган мондый чараларны алга таба да шулай бергәләп уздырырга сүз куештык. Катнашучыларның барысына да зур рәхмәт, – дип белдерде Юрий Алексеевич.
Әйе, чыннан да, без барыбыз да әлеге популяр хәрби-ватанпәрвәрлек уенында актив катнашып үстек. Ул безне берләштерде, дуслаштырды, бердәм булып яшәргә өйрәтте. Еллар үтсә дә, аның асылы шул килеш калды. «Аҗаган» алга таба да үзенең актуальлеген югалтмас, үсеп килүче буынны уртак максатларда берләштерүен дәвам итәр дип өметләнеп каласы килә.