Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Зәйдуллин Абнәк Сибгат улы

Зәйдуллин Абнәк Сибгат улы

Корпункт: 
Альметьевский

Зәйдуллин Абнәк Сибгат улы 1909 елда ТАССРның, Беренчемай районы, Түбән Абдул авылында туа. Елховой авылы мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлый. 6 нчы укчылар полкына хәрби хезмәткә алына. 1933 елда запаска җибәрелә.
22.05.1942 елда мобилизация буенча фронтка китә. Бөек Ватан сугышы елларында зенит-артиллерия полкында наводчик булып хезмәт итә. Каты сугышлар барышында 28.04.1945 елда дошман самолетын бәреп төшерә. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Батырлык өчен»медале белән бүләкләнә. 1945 елның 25 сентябрендә демобилизацияләнә. Сугыштан соңгы чорда колхозда эшли. Түбән Абдул авылында җирләнгән.

Опубликовано 12 марта, 2026 - 13:21 пользователем Альметьевский к...

Источник (изменено 12/03/2026 - 13:21):https://tatfrontu.ru/node/936574