1904 елның 12 августында Нуретдинов Җәләлетдин гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әнисе – Әминә Минлебай кызы (1879 – 1958). Мәхмүт бабайның бертуганнары - Гамирә, Зиятдин, Фәймә, Хафиз, Вагиз. Шулай итеп, ул ишле хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнә. Ул сабыр, бик төпле, уңган кеше була.
Атасы Җәләлетдин Нуретдин улы (1878 – 1949) язмышында да ил тарихы чагылмый узмый. Ул 1904 – 1905 еллардагы рус – япон сугышында катнаша. Шунда күрше Яңа Ибрай авылы егете Миншакир белән танышып, дуслашып китәләр. Япун сугышын башыннан азагына хәтле икәүләшеп үтәләр алар. Сугышның аеруча хәтәр вакытларында исән – сау калу ышанычын югалтмаска теләп бер – берсенә нәзер әйтешәләр : “ Исән калып туган якка кайтсак, балаларыбызны өйләнештерәбез, туганлашабыз!” Сугыштан исән-сау кайтып үз авылларында гомер итәргә язган аларга. Нәзерне дә үтиләр, балалары үсеп җиткәч, Мәхмүт Җәләлетдин улы белән Гыйшкыруй Миншакир кызы (1903-1963) арасында никах укыла. Бу никахтан 10 бала туып, дүртесе – Рафик , Хамзә, Тәскирә, Зәйтүнә бала килеш авырап үләләр. Әтисе кебек , Мәхмүт бабай да колхозга керми,аерым хуҗалык булып яши.
Әнвәр абый Залаковның заказы буенча язучы һәм шагыйрь Рафис Корбанның “Тамырларны өзмәгез” диеп язылган икенче, төзәтелгән басмасында Үзәк Дәүләт Архивында табылган кызыклы документ китерелә. Аның буенча, 1935 елда авылда “инҗук” ларны колхозга кертү өчен, авыл советы инициативасы белән 5 кешедән торган активистлар бригадасы төзелә, алар законсыз рәвештә аерым хуҗалыклы крестьяннарны куркыту,мыскыллау юлы белән колхозга кертергә өндиләр, бернинди нигезсез крестьяннарның әйберләрен тартып алалар. Мәхмүт бабайның - аты,сыеры, 1 сарыгы, 11 пот икмәге, самовары, әйберләре белән бергә 2 сандыгы, түшәге, келәмнәре тартып алына.
Шәхси милекчеләрнең милкен тартып алу фактлары югары даирәләргә килеп ирешә,әлеге хәлләрне тикшерү өчен махсус комиссия төзелә, ”инҗук” ларның хөкүмәткә бернинди дә бурычлары булмавы ачыклана. Комиссия законсыз рәвештә тартып алынган милекне хуҗаларына кире кайтарырга дигән карар чыгара.
Фронтка ул 1941 елда китә. Мәскәү өлкәсендәге сугышларда катнаша. Аяусыз сугышның беренче айларында ук утлы җәһәннәмгә эләгә. Шул сугышларда каты яралана - уң кулы снаряд ярчыгыннан чәрдәкләнә. Озак вакытлар госпитальләрдә дәваланганнан соң, хәрби комиссия тарафыннан сугышка яраксыз диеп табылып комиссовать ителә. 1943 елда ул авылга кайта. Ул гомере буе бер кул белән генә эшләде, чөнки икенчесе хәрәкәтләнсә дә эшләрлек хәлдә түгел иде.
Инвалид булуына карамастан, Мәхмүт бабай һәрвакыт эшли. Аның йорт-җире,хуҗалыгы башкалар өчен үрнәк булып тора. 50 – елларга кадәр колхозга керми , ләкин индивидуаль хуҗалыклар өчен салынган налогны ул кичектерми вакытында түләп бара. Музей фондында , мәсьәлән, аның хуҗалыгына салынган налог – йөкләмә квитанцияләре сакланган.
1963 елда аның гаиләсенә кара кайгы килә. Гомер иткән иптәше - Гыйшкруй апа шактый җәфалар күреп,озак чирләгәннән соң вакытсыз гүр иясе була. Балаларның да төрлесе төрле елда үз көннәрен үзе күрә башлый, кызлары Зәкия(1927) ,Тәнзилә(1936) кияүгә чыгалар. Малайлары әтиләренең сүзләрен үтәп укырга китәләр. Ишле гаилә, балалар шау – шуы белән гөрләшеп яшәргә күнеккән кеше өчен бигрәк тә зур бәла була бу хәл. Мәхмүт ага өйләнергә ,яңадан кешечә яши башларга карар кыла. Зирекледән Факия апа белән тормыш җепләрен бәйли. Бу никахтан – Фәрхәт (1964), Хамзә (1966), Җәүдәт (1971) туа.
Мәхмүт абыйның уллары – аның горурлыгы. Габбас (1934 - 1982), Нургаяз(1940), Гомәр(1944 - 2002), Әнвәр Залаковлар(1949) республикада танылган шәхесләр.Авыл өчен алар бик күп изге гамәлләр кылдылар.
1985 – елдан илдә үзгәреш җилләре исә башлагач, авыл картлары 1989 елда авылда мәчет төзергә карар кылалар. Бу изге эшнең башында Мәхмүт бабай тора. Ул оста итеп район,авыл җитәкчелеге белән ипләп кенә сөйләшә дә белә, өйдән-өйгә кереп халыктан сәдакасын да җыя. Район , авыл советы, “Дуслык” совхозы җитәкчелеге аңа бу эштә ярдәм итә, әлбәттә уллары да тиешенчә ярдәм оештыралар.1989 – елның 7 – сентябрендә мәчеткә беренче кирпечне салу тантанасы була. 1990 – елда мәчет төзелеп бетә. Мәхмүт бабай шушы мәчеттә беренче җомга намазын укыганнан соң, 1990 – елның 20 июлендә вафат була.