Низамов Хәммәт Низамович
(1911 – 1975)
Рядовой кр.-ц, моб.: Ярославль өлкәсенең Володарский хәрби комиссариаты, август 1941, дем.: март, 1946. 1941 елның ноябрендә һәлак булуы турында хәбәре килә.
Сугышчан бүләкләре: «За победу над Германией» (27.04.1946), «За взятие Кенигсберга» (20.02.1947) һәм юбилей медальләре.
Әтисе – Гыймадиев Низаметдин (1881 – 1965)
Әнисе – Мәңмүрә Габделкадыйровна (1882/1884 – 1975)
Хатыны – Әхмәтвәлиева Әминә Әхмәтвәлиевна (1917 – 2000)
Балалары: Хәмидә (1938), Хәмидулла (1941 – 1983), Миңнегөлсем, 1957.
Хәммәт абыйның хәрби билеты битләрен дә укыйк әле. Ул НКВД частьләрендә укчы, автоматчик, кул пулеметчысы була, рядовой.
1921 елда Зирекле мәктәбенең 2 классын бетерә. Действительный хезмәткә 15.9.1933 Ярославльдән чакырыла һәм 105 артполкта 1935 елның июленә кадәр хезмәт итә, дем-нә.
Бөек Ватан сугышында МВД ның 13 нче погранполкына эләгә һәм разведчик була. 1946 елның март аенда дем-нә. Аннан гаиләсен алып, Үзбәкстанга китә. Үзенең кайда эшләгәне билгеле түгел, ә хатыны Әминә Әхмәтвәли кызы татар хатыннарына хас булган тырышлыгы, уңганлыгы белән зур хөрмәт казана. Партиянең Ташкент шәһәр комитеты һәм хезмәт ияләре депутатлары шәһәр Советы карары белән 1953 елның 3 нче кварталдагы 5 еллык планны алдан үтәү буенча социалистик ярышта җиңгәне өчен шәһәрнең Мактау тактасына кертелә. Мондый дәрәҗә һәм хөрмәт 1955 елның 1 нче квартал йомгаклары буенча да кабатлана. Әминә апа фотосы Ташкент шәһәре Мактау тактасына куела.
1967 елның 7 июлендә Үзбәкстан ССР ның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Туган авылга кайткач, Хәммәт абый колхозда рәт эшенә йөрде, Әминә апа да үзенең тырышлыгын кәметмәде, кайда гына эшләсә дә, мактауга лаек булды.
Нигезләре - Кадыйрова Нуридә һәм Гыймадиева Гөлсәрия апалар арасындагы буш йорт.
Кызлары Миңнегөлсем Яр Чаллыда.