Кашапов Фәрхетдин Кашапович
(1910 – 1976)
Моб: 1.05.1942. дем: май, 1945, кр – ц, 1074 сп, 314 сд. Һәлак була – 5.02.1944, Эстония, Нарва елгасы буе, Мяннику хуторы районы, п/п 21045, 7458 – Г. Опись 18002, дело 362, л.55, Ленинград фронтында, 946 стр.п.
Сугышчан бүләге: «За оборону Ленинграда» (№ 30732 – 1943) медале һәм юбилей медальләре.
Хатыны – Фатыйма Кәштәшиповна (1914 – 1995)
Балалары: Фәүзия Ермакова (1939), Әхәт (1940), Наил (1948), Гөлзидә (1949), Вахит (1952), Рөстәм (1954), Гүзәл (1957), Фаик (XII- 1956 – 24.2.1957).
Фәрхетдин абый авылның иң беренче тракторчыларыннан, гомере буе механизатор.
Әтием Кашапов Фәрхетдин Кашшафетдин улы 1910 елның 10 октябрендә туган. Аңа өч яшь булганда әтисе 1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак була.
Шуңа күрә әтигә яшьтән үк нужаның ачысын-төчесен татып үсәргә туры килә. Шулай булса да, 4 класс белем алуга ирешә. Без аның русча (кириллица), татарча (гарәпчә) һәм латинча укый-яза белүен күреп үстек. Безгә ул үзе турында күп сөйләмәсә дә, сирәк-мирәк күршеләр белән сөйләшеп утырганда тыңлап тора идек. 1917 елда аклар һәм кызылларның сугышулары турында, ә алар 7-8 яшьлек малайлар, аларның ничек бер-берсен атуларын кача-поса карап йөрүләрен сөйли иде.
Колхозлашу елларында әти беренчеләрдән булып колхозга керә. Ә инде Зирекле МТС на трактор кайткач, үзенең тырышлыгы белән беренче тракторчы була.
Озакламый аны трактор бригадасы бригадиры итеп билгелиләр.
1938 елда әниебез Кашапова Фатыйма Кәштәшиб кызы белән гаилә коралар һәм 1939 елда апабыз Фәүзия, 1941 елда абыебыз Әхәт дөньяга киләләр.
Шатланып матур гына яшәгәндә, 1941 елда сугыш башлана. Әтиебез 3 ай бронь белән сугышка алынмый тора. Ә инде 1941 елның октябрь башында фронтка китә. У вакытта Әхәт абыйга 4-5 ай гына була.
Сугышта Ленинград блокадасында була. (Медале дә бар). Үз күзләре белән күргән андагы мәхшәрне бер кешегә дә күрергә язмасын дия иде.
Солдатларга 200 грамм, гади халыкка 125 гр. күләмендә ипи бирелгән көненә. Бер окопта ятканда бу ипине ашамыйча суырырга гына туры килә. Бу бик аз һәм туңган ипи була. Окопта, бомбага тотылганда һәм салкыннан күп кеше үлә.
Шәһәр халкы окоп казый. Әтигә окоп казучы малайлар арасында Габдрахман абыйны күрергә насыйп була. (Әнинең апасының 14 яшьлек улы).
Берничә сүз белән генә әйтешәләр дә, аерылышалар, бомбага тоту башлана. Окопта атналар буе сугышып ятарга туры килгән.
Әти Кронштадт өчен барган сугышта катнаша. Үзенең пулемёты “Максим” белән сугышка керә һәм аларның бөтен полк кешесе һәлак була. Пулемёттан атышып ятканда аның янына снаряд төшеп шартлый, контузияләнә. Ул үзе нәрсә булганын хәтерләми. Ахырдан госпитальдә аңына килгәч кенә бу турыда үзенә әйтәләр. Үлеләр арасында 3-4 көн ята. Сугыш тынгач, үлеләрне җыештырып күмгәндә аның исән икәнлеген күрәләр. Хәтер китабында аның Эстониянең “Маняку” елгасы буенда күмелүе турында язма да бар.
Әнигә әтинең геройларча һәлак булуы турында похоронкасы килә.
Ә ул могҗизалы рәвештә исән кала. Аңарга төрле госпитальләрдә озак дәваланырга туры килә, үз куллары белән хат та яза алмый, чөнки бармаклары эшләми.
Үзенең исән калганлыгын белгертеп башка кешедән әнигә хат яздыра. Бер госпитальдә дәваланганда, аңа авылдашы белән очрашырга туры килә. Ул Габбасов Мансур абыйның туганы Вагыйзь була. Аларның койкалары янәшә була. Әтине Хабиров Вагыйзь абый танып ала, шушы мизгелне әти бик тәэсирләнеп сөйли иде.
Мин кечерәк вакытта әтидән: “Әти, синең медальләрең, орденнарың юкмы әллә”, диеп сорый идем. Әй, улым, бу сугышта булган һәм сугышка кергән кеше - бар да герой”, - дия иде. Чөнки алар медаль - орден өчен түгел, Ватан өчен, безнең азатлык өчен сугышканнар.
Аннан соң үзе әйтүе буенча, “үлгән” вакытта барча документлары да, медале дә югала.
Сугыш бетеп, әти 1946 елда исән-сау әйләнеп кайта. Аңа 4-5 айлар тагын дәваланырга туры килә. Бик күп җирендә осколкалар калган була. Әле без кечерәк вакытта да аягындагы 2 осколканы операция ясатып алдырды.
Ул Кронштадт шәһәренең лаеклы гражданины исеменә лаек була. Сугыш бетеп, күпмедер вакыт үткәч, аңа гаиләсе белән анда торырга чакыру кәгазе дә килә. Ә аның үз авылын, туганнарын ташлап китәсе килми.
Әти сугыштан соң үзенең элеккеге эшендә эшли башлый. Башта Зирекледә, аннан соң Красовидовода трактор бригадиры була. Инвалидлык буенча пенсиягә чыккач, МТС та электростанциядә эшләде.
Сугыштан соңгы туган балалары - Наил (1948 елгы), Гөлзидә (1949), Вахит (1952), Рөстәм (1954), Фаик (1955-1957 үлде), Гүзәл (1958).
Ул безгә бик уңган-булган, мәрхәмәтле әти булып истә калды. 1976 елда туган авылында җирләнде.Олы яшьтә булганда да, әтидән ярдәм сорап колхоз җитәкчеләр еш мөрәҗәгать итеп тордылар. Агач эшеме, тимер эшеме - барысын да белеп эшләде. Колхозның ватылган техникасын ремонтларга килеп ала иделәр. Техниканы бик сыйфатлы итеп ремонтлады.
Безгә дә эшне иренмичә, җиренә җиткереп эшләргә куша иде.
Мин әтинең дәвамчысы булып авылда калдым. Әти ничек тырышып эшләгән булса, мин дә үземне шулай эшләдем дип саныйм.
Рөстәм Кашапов.
12.01.2010 ел.