Шәйхетдинов (Гайфетдинов) Габдрахман
(1925 - ? - ?)
Бернинди исемлектә дә, Хәтер китабында да юк. Халык хәтерләве буенча гына һәлак булучылар исемлегенә кертелде.
Дөрес исем - фамилиясе Вәлиев Габдрахман Фатыйхович булырга тиеш. Чөнки әтисе - Вәлиев Фатыйх, туган елы билгесез, 14.5.1936 Зирекледә җирләнә.
Әнисе - Хәнифә Мөбәрәкша кызы (1894 - 1.12.1973). Фатыйх вафатыннан соң Хәнифә кызлары Мәрзия (1932), Разия (1927), һәм улы Габдрахман белән Гайфетдинов Шәйхетдинга тормышка чыга. Шәйхетдинның да бу вакытта хатыны Хәҗәр Гыймадетдин кызы вафат була (1886-13.4.1937).
Хәҗәр белән Шәйхетдинның балалары: Гаян, Салих, Гомәр, Госман, Гамир.
Хәнифә белән Шәйхетдин яңа тормыш коргач, Габдрәшит (1939-1996), Мөдәррис (1944) Гайфетдиновлар туа.
Хәҗәр балалары бу вакытта аерым яшиләр (Кара: Шәйхетдинов Салих, Гайфетдинова Гаян). Габдрахманны хәтта Гаян апа да хәтерләмәде. Күрәсең, яшьли авылдан чыгып киткән. Гаиләнең төбенә төшәргә бик авыр булды, шуның өчен хата киткән булса, туганнары зур гаепкә алмаслар дип өметләнәбез.