Шәмсетдинов Юныс Шәмсетдинович
(6.11.1909 - ?)
Халык телендә “Чәпеш бабай” улы.
Хәтер китабында да, башка исемлекләрдә дә, 1946-1948 еллардагы хуҗалык китапларында да теркәлмәгән.
Халык хәтере буенча сугышта һәлак булучылар исемлегенә кертелде.
Метрика язулары буенча туган көне ачыкланды - 6 ноябрь 1909 ел.
Әтисе - Шәмсетдин Сәйфетдин
Әнисе - Нуриҗамал Хәсәншаһ
Нигезләре - Вәлиева Гамирә апалар янындагы элеккеге балалар бакчасының кирпечтән салган кухнясы, һәм бүгенге көндә эзе дә калмаган иске агач больница урыны. Больница бинасы 1994 нче елның ноябрендә сүтелеп, балалар бакчасы өчен утынга киселде. Завхоз Кадыйров Ильяс Гарифович иде (1951-2007).