Шаракаев Галәветдин Шаракаевич
(13.12.1901 - 5.1.1986)
Галәветдин бабай гражданнар сугышында да катнаша. Фронтка китәр алдыннан, Михаил Иванович Калинин аларга речь сөйли, солдатларны рухландыра. Галәветдин бабай да аны тыңлый. Калинин чыгышын тәмамлагач, һәр солдатка паёк өләшәләр.
Хәрби билетындагы язулар буенча, 1920 елны 462 нче укчы полкта хезмәт итә. 1921 елны рядовой кызылармияче - укчы должностенда демобилизацияләнә.
Исән-сау туган авылына кайткач, 1925 елны өйләнә, гаилә корып җибәрә. Вербовка белән Балахнага йөри, торф чыгаручыларның бригадиры да була.
Бөек Ватан сугышына 5.9.1941 алына. 1941 елның 26 сентябрендә 93 укчы полкка рядовой-укчы итеп билгеләнә (зачислен). Әтисе сугышка киткәндә кызы Әминәгә нибары 20 көн була. Волхов фронтына эләгә, минометчик була. 1943 елның 19 июлендә 1 группа сугыш инвалиды булып, демобилизацияләнә.
Сугышта улы Мингалим (1927-17.11.1945) һәм бертуганы Салих (1922-декабрь 1944) һәлак булалар.
Аларны язганда гаилә турында тулы мәгълүмат бирелде. Бертуганы Низаметдин (7.2.1900 туган). Гражданнар сугышында һәлак була.
Метрика язуында әтисенең исеме - Шәрәфетдин, халык бозып “Шаракай” дип йөртте, документларда да шулай язылды.
Әтисе - Шәрәфетдин Гыймадетдин (1833-1890) Госман Исхак
Әнисе - Бибишакирә Габделкаюм кызы (1878-1974).
Галәветдин бабай сугышта бик каты яралана. Туры төшкән снаряд шартлагач, авыз-бите, иякләре җимерелә, кулы чәрдәкләнә, күп канын югалта, үлгән диеп, моргка чыгарып куялар. Өч көннән соң аңына килә һәм бикле ишекне дөбердәтеп кычкыра башлый. Сакчы (часовой) ишекне ачып җибәрә һәм каршында ялангач диярлек мәет булган кешене исән килеш күреп, шунда ук җан тәслим кыла.
Сул кулында гангрена башлана. Баштан бармакларын учына кадәр кисәләр, авыру туктамагач, кулын беләзектән кисәләр, алай да гангрена дәвам иткәч, терсәктән үк кисеп алалар.
Калак сөяге дә тигез ялганмый. Галәветдин бабайга 100 грамм спирт эчерәләр дә, чүкеч һәм өтерге белән калак сөяген кабат каералар. Шундагы авыртуга ничек түзгәндер, әйтүе кыен. Менә шул вакытта ул беркемгә дә сукмаска, кыерсытмаска үз-үзенә сүз бирә. Яхшылап ашый алмый, авыздан һәрвакыт селәгәгәй килеп, агып тора, иңбашлары бәйләнгән килеш өенә Бөгелмәдән кайтып керә. Моны күргән хатыны аңын югалтып егыла.
Әтисенең шинелен киеп, улы Мингалим сугышка, японнарга каршы фронтка китә. Хатыны 7 ай кашыктан сыек пешкән ашлар ашата. 1946 елда кызы Мәдинә туа. Гаиләне туендырырга кирәк булганлыктан, шул хәлендә дә каравылчыга керә. Ә эшли башлагач, медкомиссия аның 1 нче группасын алып, 2 нчегә калдыра. Алты ай саен җанга тия торган ВТЭК комиссиясен узарга мәҗбүр була.
“Ул безгә бик яхшы әти иде, - дип искә алалар кызлары Әминә һәм Мәдинә. Бер генә тапкыр да безгә тавышын күтәрмәде. Сугыш турында сөйлә әле дисәк тә, кызларым, җир йөзендәге тамуг шул инде, дия иде. Әти ничектер кибеттә чиратсыз ипи алырга сорый. Ул вакытта сугыш ветераннарына чиратсыз әйбер алырга хокуклы дигән язулар да эленеп тора иде. Хатыннар шунда әтине нык әрлиләр, син исән әле, безнекеләр әллә кайчан үлеп, череп калдылар, дип, битәрлиләр. Әтинең кайтып, рәнҗеп елаганы хәтердә”.
Шундый хәлдә булса да, тормышны алып барырга кирәк, исән кулы белән көрәген кыстырып, җирен дә казый, печәнен дә чаба, чиләнеп, канап бетсә дә, балта белән бурага хәтле бурый. Югары оч урманында рәсми булмаган лесник та булды. Бу эшне Мөбәрәкшин Әбдерәхим бабай белән башкардылар.
Соңгы елларда әтисен дә, әнисен дә Түбән Камада кызлары Мәдинә һәм кияүләре Мальцев Николай тәрбияләделәр. Хатыны үлгәннән соң 5 елга якын Галәветдин бабай кулга калып яши, ишетми, күзләре сукырая. Врачлар яралану нәтиҗәсе, бернәрсә дә эшләп булмый диләр. Хәтта бервакыт тулы инфаркт та кичерә. (полный инфаркт с отеком легких). Кабат аякка баса.
1986 елның 5 январенда Зиреклегә кайтарылып җирләнә.
(Кызлары Әминә, Мәдинә истәлекләре файдаланылды).