Лотфуллин Ибәтулла 1906 елда туган. Колхозда ат җиккән. Сугышка 1941 елның июлендә китә. киткәндә хатыны Гайшәбикә апага: "Сыерны сатма, балаларны ач итмә",- ди. Олы улы Әхәткә алты, ә кече улы хәмиткә нибары ике яшь була. Ибәтулла абыйның сугыштан бер генә хаты да килми. аның исеме хәбәрсез югалучылар арасында була. Газизулла абый Ибәтулла абыйның конслагерьда авырып үлгәнлеген, үз күзләре белән күрүен кайтып сөйли.