Курбангалиев (Камалиев) Мансур Камалетдин улы 1925 елның 23 июлендә Өбрә авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда Мансур абый Красноярск шәһәрендә яшәгәндә башлана. Сугыш башлангач, Биектау районының Яшь-көч авылына кайта һәм шунда бер ел яши. 1943 елның 24 нче июнендә аны армиягә алалар. Чебоксарда була, аннан соң Канашка озаталар. Канашта өч ай булганнан соң, Мансур абыйны Пензага җибәрәләр. Пенза шәһәреннән фронтка. III Балтик буе фронтнының 188 нче гвардия укчы полкында сугыша. Старая Русь шәһәрен алганда үң ягы яралана. 17 көн Литвада госпитальдә ята. Госпитальдән чыккач, Мансур абый яңадан фронка китә. Горохово шәһәрен алуда катнаша. Великие Луки юнәләшендә сугыша. Великие Луки шәһәре өчен сугышында бик каты яралана.Яралы Мансур абыйны тылга озаталар. Горький шәһәрендә госпитальдә цч ай ятканнан соң, алты айга туган авылына кайтаралар. 1945 нче елның 18 нояберендә Өбрә авылына кайта. 1990 елда вафат була, Өбрә авылында җирләнгән.