Кәшиф Зәки улы Зарипов 1920 нче елның 1 нче гыйнварында Азнакай районы Әсәй авылында туа. 1928 нче елда Әсәй башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1938 нче елда Азнакай урта мәктәбен тәмамлый. 1939 нчы елда Казанда укытучылар әзерләү институтында укуын дәвам итә.
1940 нчы елның февралендә армия хезмәтенә алына, Украина фронтында, 1942 нче елның июль –август айларында Сталинград шәһәрен саклау сугышларында катнашып, каты яралана. Ике тапкыр сугышчан орден һәм 3 медаль белән бүләкләнә.
1963 нче елда “Татнефть”нең Әлкәйнефть НПУ сына эшкә урнаша. Аннан Җәлил поселогында торак-хуҗалык идарәсе җитәкчесе булып эшли.
1968 нче елдан Җәлил поселок Советына сайлана, яңа шәһәрчекнең беренче рәис вазыйфасын башкара.
II группа сугыш инвалиды, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Җәлил поселыгында яши. 2008 нче елның 10 нчы маенда вафат була. Җәлил поселогы зиратында җирләнгән.
Латыпова Алия Ильяс кызы,
4 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы