Минем бабай әти ягыннан Каhиров Гәбделгатуф Каhир улы 1910нчы елның 15нче август көнне Азнакайда крестҗян гаиләсендә туган. Сугышка кадәр ул "Марат" колхозында янгын сүндерүче бригадасында бригадир булып эшләгән. Фин сугышында да катнашып исән-сау булып кайткан. 1941нче елның 14нче июль көнне аны Кызыл Армия сафларына кире алалар. Ул авлдашлары белән бергә фронтка китә. Хатынына "Бу сугыштан исән кайтып булмас" дигән сүзләр белән китә. Аның белән киткән кайбер авылдашларының исемнәрен мин беләм: Маннапов Миннегали Маннап улы (Азнакай), Шакиров Закир (Азнакай) hәм Әминов Мөгин (Митрәй). Алар бабай белән бергә пленга эләгеп, фашистларның бөтен әшәкәлекләрен күреп сугыштан исән кайталар.