Кадыйров Шакир Кадыйрович
(19.10.1893 - 1982)
Гражданнар сугышында Уралны азат итүдә катнаша, Колчакка каршы көрәшә. Шунда булса кирәк, бер күзе сукырая һәм халык телендә “Сукыр Шакир” булып калды.
Бөек Ватан сугышы вакытында 26.11.1942 хезмәт армиясенә алына һәм Себер якларында эшли.
Сугышка кадәр һәм сугыштан соң Шәйхетдинов Баһаветдин бабай белән парлашып, кул пычкысы белән такта яра, чит авылларга да чыгып, эшләп кайталар.
Метрика язуындагы исеме - Миңнешакир.
Әтисе - Габделкадыйр Габделкаюм (1836-1917) Габделгафур (1794 - ?) Әхмәд.
Әнисе - Фәрбизә Нәҗметдин кызы (башка урында Зарифә дит тә язылган)
Хатыны - Хәдичә (8.9.1896 - 1976), Мөхәммәдхәсән Габдулла һәм Әгъян Мөхәммәди кызы.
Балалары: Шакиров Идрис (1925 - 2006), Сәүдә (1929 - 1948), Сәгыйдә (1931, Әлмәттә), Кадыйров Ильяс (1940-2001).
Сәүдә Красновидово авылы янындагы ак балчыкка баргач, балчык алганда җир өстенә җимерелеп төшеп, вафат була. Гатина Сара апа 120 куплеттан торган бәете бәетләрнең “Хәтер тамчылары” дип исемләнгән беренче китабына кертелде.
Нигезләрендәге өйне Кыямовлар - Рифкат һәм Наилә гаиләсе сатып алды. Җәйлеккә Яр Чаллыдан кайтып йөриләр.