Кадыйров Хәмәтзакир Кадыйрович
(16.7.1897 - 1972)
Гражданнар сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышына өч мәртәбә чакырыла - 12.11.1941 - 8.10.1942 - 26.11.1942, сәбәбе - билгесез.
Казанда башка авылдашлар белән хәрби заводта эшли. Авылга 1944 тә кайтып китә, 1946 елда моб-нә. Күрәсең, исәнлеге шәптән булмагандыр, чөнки 1918-1920 еллардагы сугыштан да ул ачлык - ялангачлыктан, авыру - яраларыннан интегеп кайта.
Колхозда рәт эшенә йөрде.
Әтисе - Габделкадыйр Габделкаюм (1836-1917) улы
Әнисе - Фәрбизә Нәҗметдин кызы
Метрикадагы исеме - Мөхәммәдзакир.
Хатыны - Хәридә Сафиулла кызы (1894 - 1992)
Балалары: Самат (1929 - вафат, елы билгесез), Хәмидә Садыйкова (1931-2009), Асия Фәрхетдинова (1936, Сарманда); Сәгадәт Зарипова (1940), Тубылгы Тауда; Салих (1943) Түбән Камада, Зәйтүнә Хөснетдинова (1947) Чистайда.
Нигезләре - Сафиуллин Кәлимулла абыйларның сул ягындагы буш өй (тыкрык буе).