Хайруллин Каюм Хайрулла улы 1925 елның 15 нче маенда туган. 10 яшендә әтисез калган. 1932 нче елда җидеелык мәктәпкә укырга кергән һәм аны 1936 нчы елда тәмамлап чыккан. Мәктәп каникуллары вакытында поезда эшләгән. Җиденче классны тәмамлагач, Бөек Ватан сугышына киткәнче, башкача укын дәвам итәргә мөмкинчелеге булмаганлыктан туган авылында колхозның төрле эшләрендә эшләгән.
1942 нче елның декабрь аенда сугышка алынган. 17 яшендә өч ай хәрби укытулардан соң ул Көнбатыш фронтка җәяүле гаскәрләр сафында 1943 нче елның сентябренә кадәр Ватан өчен аяусыз сугышларда катнаша.
1943 нче елның 2 нче сентябрендә Смоленск өлкәсенең Ельня шәһәре өчен барган канлы сугышларның берсендә беренче тапкыр каты яралана. 1943 нче елның сентябрь аеннан алып ике ай дәвамында Нарофоминский хәрби госпиталендә дәвалана. Шул ук елның ноябрь ае башыннан 1944 нче елның 25 нче апреленә кадәр Белоруссия фронтында 5 нче армиянең 97 нче укчы полкында Ватаныбыз бәйсезлеге өчен көрәшне дәвам иттерә. 1944 нче елның 25 нче апрелендә Витебск шәһәре өчен барган сугышта икенче тапкыр каты яралана. Ул аягы белән җәяүлеләр өчен куелган минага баса һәм аның аяк табаны каты чәрдәкләнә. Шушы яраланудан соң аны тылдагы Иркутск өлкәсендәге Нижнеудинск шәһәрендәге госпитальгә озаталар. Бу госпитальдә 1944 нче елның ноябрь аена кадәр дәвалана.
Госпитальдә дәваланып чыкса да яңадан сугышчылар сафына баса алмый, чөнки ярасы каты булу сәбәпле аңа «2 нче группа Ватан сугышы инвалиды» таныклыгы бирәләр. Каюм Хайрулла улы 1944 нче елда туган авылына кайта. Сугыш инвалиды булуына карамастан ул колхоз эшләрендә актив катнаша һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә, «Почётлы колхозчы» исеменә лаек була.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул «1 нче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «За отвагу» медале белән бүләкләнә.