- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Хасаншин Хамит Габдрахманович, туган көне -1924 елнын 7 феврале.
Сонгы эш урыны Азнакай УТТ предприятиесы, сугыш инвалиды.
Хамит Габдрахманович Югары Стәрле авылында хәлле генә крестьян семьясында туган бала, әтиләре белән халык дошманы исемен күтәреп Пермь якларына куылалар. Шунда 8 сыйныф белем ала, сугыш башлангач 17 яшеннән сугышка алына. Бераз әзерлек курслары уткәннән соң кече сержант булып сугышка керә һәм Австриядэге сугышларда каты яраланып бик озак госпитальда дәвалана. 1945 елның мартында гына туганнары янына кайта .
Батырлыклары очен Боек Ватан сугышы ордены һәм медальлэр белән бүләкләнә.
1954 елны сугыш кырыннан кайткан егет туганнарына кунака, Азнакай районы Урманай авылына килеп чыга. Аны авылда укытучы кыз -Галия белән таныштыралар. Бер-берсен ошашкан яшьләр күп тә үтми тормыш корып жибәрәләр. Мәхәббәт жимешләре булып балалары доньяга килә:
-кызы Альфира 1954 елгы, укытучы, Яр Чаллыда яши;
-кызы Зинфира 1955 елгы, музыка мәктәбендә укыта, Яр Чаллыда яши;
-кызы Флюра 1958 елгы, заводта эшли, Яр Чаллыда яши.
Актюба бистәсенә килеп урнашып Азнакай УТТ предприятиесына эшкә урнаша. 20 елдан артык электр белэн эретеп ябыштыручы булып эшли Хамит Габдрахманович. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Хамит Габдрахманович быел январь аенда, тормыш иптәте белән гомер итүләренең 60 еллык юбилейларын билгеләп үткәннәр.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә соенеп тулы тормыш алып барырга тырышалар алар. Күпне күргән ветеран ил -күкләрнең тынычлыгын, табыннар муллыгын, гаиләләр иминлеген теләп, Ходайнын һәр бирмеш көненә рәхмәтле булып яши. Хамит Габдрахманович 3 оныкның һәм 2 оныкчыкның яраткан бабасы.