Губаева (Каримова) Фәимә Хәниф кызы 1927 нче елның 10 нчы мартында Саба районы Олы Мишә авылында беренче бала булып дөньяга килә.1933 нче елда 6 яшендә укырга керә. Башлангыч белемне Олы Мишә мәктәбендә ала. Бишенче сыйныфка Төбәк авылына укырга килә. Җидееллык мәктәпне “4”ле, ”5”ле билгеләренә тәмамлый. Аннан соң канцеляриягә табельщица булып эшкә урнаша.
1941 нче елның 22 нче июнендә сугыш башлангач, әтисе сугышка китә. Озак та тормый, әтисенең үлгәнлеге турында хат килеп төшә. Фәимә апа Мамадыш районына барып, кием-салымны икмәккә алыштырып кайтулары турында сөйли. Шул вакытларда счетоводлар курсына укырга җибәрәләр.Сугыш вакытында урман кисү эшләре хатын-кызларга да йөкләнә торган булган. Фәимә апа белән тагын бер кызга 800 фисметр агач кисү өчен повестка бирәләр. Аларга бу вакытта 15 яшь була. Алар, Эзмә авылында торып, Эзмә урманындагы колач җитмәслек агачларны кул пычкысы белән кисәләр.Ашарга юк, тамак туйдырырга кычыткан җыеп, кычыткан ашы ашап киткәннәр. Кайткан вакытта мичкә ягарга утын алып кайта торган булганнар. Аннары Шәмәрдән урманында да агач кискәннәр. Фәимә 1944 нче елда бик каты авырып киткән, аннан, аякка баскач, Сабада инвалидлар әртилендә склад мөдире булып эшкә урнаша. 1945 нче елда йомырка, җиләк сатарга барган җирдән юлда әнисен машина бәреп китә. Шулай итеп, алар биш бала ятим калалар. Фәимә апага 18, ә иң кечкенә малайга 4 яшь була. Аннан соң, авылга кайтып, колхозга эшкә урнаша.
1947 нче елда Төбәк авылының Гыйльман исемле егетенә димләп кияүгә бирәләр. Пенсия яшенә кадәр Кибәче совхозында төрле эштә эшли. Оста тегүче буларак өйдә тегү тегә. Күрше-тирә авыллардан да килеп күлмәкләр тектерәләр. Гыйльман абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Алдан туган 3 балалары үлә. 20 яшендә икенче малайлары БАМда фаҗигале төстә һәлак була. 55 яшьтә өченче малайлары якты дөньяны калдырып китә. Тормыш иптәше Бөек ватан сугышы ветераны Гыйльман абый да инде күптән гүр иясе. Фәимә апа хәзерге вакытта Төбәк авылында кече малае Рафаиль белән килене Рашидә тәрбиясендә яши.