- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
ГАНИЕВА Гөлҗәүһәр Нигъмәтҗән кызы 1922 елның 2 сентябрендә Уфа шәһәрендә туа. 1939 елда фельдшер-акушерлык техникумына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач,фронтка алына.
Рыбинск эвакопунктында санитария поездлары формалаша. Гөлҗәүһәр Нигъмәтҗан кызы 103 номерлы санпоездның 1 нче вагонында шәвкать туташы булып хезмәт итә. Өлкән сержант званиесе бирелә.
1943 елда Ярославль янындагы станциядә поезд бомбага тотыла. Паровоз, аңа тоташкан штаб вагоны һәм беренче вагон гына янып бетми кала. Шунда Җәүһәрия Ганиева авыр яралана-аның аягы сына.Ул яралы сугышчылар белән Новосибирск госпиталенә озатыла.Шул госпитальдә хезмәтен дәвам итә.
Бу госпитальдән аны Новосибирск хәрби комиссариаты карамагына җибәрәләр.Татарча,башкортча,казахча һәм русча яхшы белгәнгә,аны хәрби цензурага эшкә билгелиләр.Цензорлар солдатлар җибәргән һәм аларга килгән капчык-капчык хатларны укып,”тиешсез” урыннарны танымаслык итеп сызалар һәм хатка үзләренең шәхси клеймоларын сугалар.
1945 елның августында демобилизацияләнә.
1993 елдан Базарлы Матакта яши.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.