Галиев Мөхәммәт Миннегали улы 1909 елның 4 февралендә Юлтимер авылында туган.
Бөек Ватан сугышына 1941 елның 13 августында китә.
1943 елның җәе. Беренче Украина фронты гаскәрләре гитлерчыларны көнбатышка таба куып барган чак. Коммунист Мөхәммәт Галиев командалыгындагы 76 миллиметрлы орудие расчеты өчен дә эш кызу иде.
...Беркөнне Мөхәммәтне, башка частьләрнең алдынгы сугышчылары белән бергә, фронт штабына чакырдылар. Әйтергә генә ансат – фронт штабына! Нәрсә өчен булыр икән?
Әле күптән түгел генә дошманнан азат ителгән Бессарабия авылларының берсе. Берегә төрле частьләрдән йөзгә якын сугышчы җыелды. Алар арасында татарлар гына түгел, үзбәкләр, казахлар, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре дә бар иде.
Килүчеләрне “Ватан намусы өчен” газетасы редакторы Риза Ишморат, редакция хезмәткәрләре Мөхәммәт Садри, Гали Хуҗи каршы алдылар. Алар алдында Галиевкә әллә ничек читен булып китте. “Менә сиңа кирәк булса” Үзебезнең күренекле татар язучылары ич болар. Алар да ил язмышын тизрәк хәл итү өчен безнең белән бер сафта көрәш алып баралар”, - дип уйлады ул.
Баштарак бераз сәерсенеп торган Галиев тә сөйләшә торгач, алар белән якыннан танышты. Башлыча, себерлеләрдән төзелгән аерым дивизиянең Ннчы полк составындагы 4нче батареяның партоешма секретаре һәм орудие командиры буларак аңа фронт хәлләре турында хәбәрләр җибәреп торырга киңәш бирәләр редакция хезмәткәрләре.
1928 елда Ленин комсомолына член булып керә, 1930-31 елларда Күктауда артель оештыра, 1937 елда партия сафына кабул ителә. 1938-41 елларда Чукмарлы авыл советы рәисе булып эшли.
Совет гаскәрләре дошманны куа-куа Днепрга барып җиттеләр. Командование Галиев батареясына кичекмәстән елганы кичү, аръяктан плацдарм алу бурычын йөкли. “Ярсып ага торган суны дошман уты астында кичәргә!”, - дип уйлап ала Галиев. Заданиенең гаять мөһим булуын расчет членнары: төзәтүче Иван Левкин белән корып торучы Николай Лопатинга да бөтен җитдилеге белән аңлата. Галиевнең иптәшләре дә үзе кебек куркусыз йөрәкле һәм бик тәвәкәл кешеләр иде. Ә андыйларны бер нәрсә дә тоткарлый алмый бит. 3 коммунист орудиене, фашистлар өзлексез ут яудырып торуга карамастан, аръякка исән алып чыгалар һәм, шунда ук позиция алып, дошманның үзен кыерларга тотыналар. Бу хәлиткеч бәрелештә гитлерчыларның 4 танкын һәм үзйөрешле 3 орудиесен 1943 елның октябрендә орудие командиры Галиевнең күкрәгенә дивизия җитәкчесе үзе Кызыл Байрак ордены тага һәм расчетның башка членнарына да югары бүләкләр тапшыра.
Ә бервакыт тагын шундый хәл килеп чыга. Бер зур елга янына барып җиткәч тә совет частьләре ихтыярсыздан тукталып калалар. Чөнки аръякта дошманның өч пулемет оясы була. Фашистлар, шуннан торып, безнекеләргә утны сиптереп кенә яталар – баш калкытырга да җай юк. Командование бу ут нокталарын бастыруны тагын Галиев расчетына тапшыра.
Ниһаять, озак та үтмәде, 76 миллиметрлы туптан атылган беренче снаряд елга аръягына очты! Аннары дошманның калган ике ут ноктасы челпәрәмә китерелде.
Операциянең барышын үзе күзәтеп торган командир Мөхәммәт Галиевның шулкадәр төгәллек белән төз атуына хәйран калды. Моның өчен ул расчет членнарына рәхмәт белдерде, аларга үз кулы белән югары бүләкләр тапшырды.
Бу 1944 елның май урталарында булган иде. Ә менә шул ук елның көзендә Станислав шәһәрен алуда, 1945 елның февралендә Польшаны азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен орудие командиры II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнде.
Үзенең дәһшәтле коралы белән Воронеждан алып Курск дугасында, Курск, Полтава, Сумы, Харьков, Киев, Житомир, Станислав һәм башка уннарча шәһәрләрне, Бессарабияне, Польшаны, Чехословакияне, Венгрияне азат итүдә актив катнашкан данлыклы 4нче батарея, ниһаять, дошманның үз җиренә килеп керә. Алда Берлинга бару юлын ачу тора.
Операциянең чиктән тыш катлаулы һәм җаваплы булуын искә алып, Галиев бер көнне батареяның партия җыелышын чакырды. Дөресрәге, коммунистлар белән мәсьәләне уртага салып киңәшергә булды ул. Һәм шулай эшләде дә.
1945 елның 15 апрель иртәсе иде. Галиевләр батареясы бер зур гына елганы кичеп чыккач та, берөзлексез атып торучы дошман уты астында, яр буенда позиция алды һәм бераздан үзе дә фашистларны ярыйсы ук “сыйлый” башлады. Әмма дошман бик хәйләкәр булып чыкты. Каршы якта беразга тын калып торганнан соң, танкларның зур төркеме үрдән төшеп килгәне күренде.
Әмма Галиев һәм аның иптәшләре аңа карап һич тә каушамадылар. Бары тик төзәүче Левкин белән корып торучы Лопатин, нишлибез дигәндәй, әледән-әле Галиевкә карап куялар иде.
Ә орудие командирының йөзе җитди һәм ул тешләрен кызкан хәлдә, тыныч тавыш белән:
-Ашыкмагыз, килсеннәр әле,- дип җавап бирә.
Ул да түгел, ата-ата иң алдан килүче кара тәреле танкка 300 метр ара калгач та, Галиевнең “Огонь”, - дигән командасы яңгырады. Команда буенча снаряд атылып та китте һәм шул минутта ук танк дөрләп янарга кереште.
Дөрләп янучы танкның каракучкыл төтененә яшеренеп, икенчесенең дә якынлашып килгәне күренде. Әмма тупчылар каушамадылар. Тагын 300 метр чамасы ара калгач та чакырылмаган кунакка тиешле “күчтәнәчне” җибәрделәр. Анысында шунда ук ялкын чолгап алды...
Ләкин дошман һаман үзенекен итте. Гәрчә кайбер танклары, паникага бирелеп кире бөкләсәләр дә, бер зур танк безнекеләргә таба һаман якынлаша иде. Галиев аның “Тигр” икәнен шәйләп алды. Аңа каршы бер-бер артлы ике снаряд җибәрелде. Тик баштагы ядрәсе рикошет ясады һәм икенчесе дә танкны зарарлый алмады. Ә фашист һаман үрмәләде.
Галиев, борчылып, алгы якны күзәтте. Әнә шул вакытны дошман танкысыннан атылган снаряд ярчыгы тиеп, аның башы каты яраланды. Командир, туп кырында бер мәлгә чайкалып торган килеш, иптәшләренә: “Дошманны үткәрмәгез!” – дигән приказын бирде дә җиргә ауды...
Иптәшләре сынатмадылар: командирның һәм партоешма секретаренең соңгы заданиесен төгәл үтәделәр. Ниһаять, аларга тиешле ярдәм дә килеп җитте һәм безнең совет танклары дошманга каршы контратакага ташландылар. Берлинга барып җитәргә 70 километр калганда каты яралана, госпитальгә керә. “Җиңү көнен Берлинда каршылап булмады”, - дип уфтана ветеран.
Сугыштан соң 17 ел буена колхозда склад мөдире булып эшли. Фронтта алган яралардан 1974 елда Күктау авылында вафат була.
«Шәһри Чаллы” газетасы №34 (4014) 8 май, 2013 ел. Кыскартылып бирелде. Язма авторы М.Хөсәенов “Хәтерлим, горурланам”.