Мин, Бәдретдинова Гасимә Ярулла кызы 1926 елның 15 июлендә Әлмәт районының Елхово авылында крестьян гаиләсендә туып үстем. Бай яшәмәдек, җиде бала иде: Фахирә (1921 елның мае) Муксина (1924 елның 24 марты), Хаматзаки (1925 ел), Гасим (15 июль 1926), Сәлим (1929 елның 16 августы), Гадания (1930), Мәдинә (1937 елның 21 феврале). Укырга Елховой авыл мәктәбенә йөрдек (4 сыйныфка кадәр генә укыдык). Минем әти кырыс кеше иде һәм безгә урта мәктәпне укып бетерергә рөхсәт итмәде. 4 нче сыйныфны тәмамлап, балалар хуҗалык белән шөгыльләнергә мәҗбүр булдылар. Өлкән балалар кечкенәләрне карап үстерергә тиеш иде, шулай ук әнигә хуҗалык эшләрендә булыштык: кайда су ташырга, терлекләрне кайда карарга, печән әзерләргә, бакчада - тамырга, утыртырга, утарга. Тик минем олыабыемХәмәтзәкигенәЛашманда (Чермешан районы, Беренчемай районы) 10 сыйныфнытәмамлады. Армиягәкиткәннәнсоң (3 ел) Казан дәүләтуниверситетынаукыргакерә алды.
Сугыш башлану турында әнидән белдем. Гадәттәгечә җылы җәй көнендә яшелчә бакчасында эшли идек көтмәгәндә – уйламаганда (әнигә әби сугыш башлануы турында хәбәр иткән, чөнки авыл советы янында яши иде) әни сугыш башланган –диде дә күз яшләре белән җиргә егылды. Без әле бөтенләй балалар, миңа ни бары 15 яшь һәм сугышның нәрсә икәнен аңламыйбыз. Ләкин бу көн белән барысы да үзгәрде...
Беренче булып әтине - Гыйләҗев Ярулла Гыйләҗевны алып киттеләр (1900 елда туган). Ул сугыш узгач күп санлы җәрәхәтләр белән өенә кайтты. Госпитальдә берничә тапкыр яткан.
Шулай ук күп авылдашлары арасында әнинең бертуган энеләрен: Галиев Ризатдин Галиевич (1916 елгы), Галиев Зыятдин Галиевич (1918 елгы) , Галиев Әхтәм Галиевич (1914 елгы) дә сугышка алып киттеләр. Хәрби ирләрнең барысын да сугышка алып киттеләр һәм авылда хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Бөтен эш безнең җилкәләргә төште. Монда көрәк белән җир казырга, басуда чүп үләннәре утарга., фермаларда маллар карарга....Ә көзгә бик кыен иде, ашарга юк диярлек иде, ачлар. Хәерчелек, ашарга булмау, юклык аптырашта калдырды. Ашаудан кычыткан, төш, борщевик, алабута гына. Кемдә сыер,аларның сөт эчәргә мөмкинлекләре бар иде. Андыйлар авылда бик аз иде.Ә безгә иң тәмлесе - бәрәңге иде, анысы да бик сирәк эләкте.. Нинди дә булса бәйрәмнәр, туган көннәр турында сүз дә юк, уйларга вакыт юк иде. Уен уйнаучыны хәттә хәтерләмим дә,бернинди китаплар, уенчыклар бездә юк иде. Зиратта газнич (үсемлек) үскән,пастернак кыргый ,ләкин без аларны өзәргә курыктык. Кырдан төрле үлән җыеп ашый идек. Алар бик әче иде, әммә нәрсә дә булса ашарга кирәк бит. Хәтта ачлыктан интеккән кешеләр дә яз көне кырга чыгып кыштан калган башак, туңган бәрәңге ашадылар, шуның аркасында үләләр иде. Кешеләр белән ачлык менә нәрсә эшләде... Әни безгә гает белән бәлеш вәгъдә итте (мөселманнарның дини бәйрәме, елга ике тапкыр уздырыла торган: Корбан гаете, Рамазан (ураза) гаете, ләкин без аны шулай көтеп бетерә алмадык. 1942 елның 15 маенда Кузбасстрой (Кемеро) шәһәрендә яшьләрне, хатын-кызларны эшкә җибәрергә дигән карар кабул ителгән. Безне Чирмешәннән озатып җибәрергә тиешләр иде, без 14 кыз, әле яшебез 16 га тулмаганга безне кире борып кайтарып җибәрмәкчеләр иде. Без башкалардан калмыйбыз дип алар белән бергә киттек. (Сугыштан соң 14 кызның 2 се генә исән калды: мин тагын бер кыз иде). Ләкин миңа эшкә рәсмиләштергәндә 16 нчы бала булмаганга, миннән баласызлык өчен ясак тотмадылар, тик башка көрәштәшләремә бу бик үк ошамады, алар минем күбрәк ашарга алуымнан көнләштеләр. Без Кемеровога эшкә килдек. Шахтада эшләттеләр: руданы вагонеткаларга төяп ташый идек.. Шахтага төшәргә курыктык, 14 кыз бөтенебез дә җылый идек. 1943 елда Кемерованы немецлардан тарафыннан азат ителгәч, февральдә безне яңа эш урынына күчерделәр. 1943 елның феврале... Донбасс... Безне киез итекләр белән китерделәр, иртә яз, инешләр ага, ә без су өстеннән барабыз. Безгә карыйлар һәм мондагы "ханымнар" бармаклары белән төртепбездән көлешәләр "акылдан язган татарлар". Безне киез итекләр белән мунчага кадәр озаттылар. Яңа килүчеләр өчен карантин оештырдылар. Ашарга бернәрсә дә юк, эшкә урнашмаган әле (талон юк).Без эшли торган җирдәкар астыннан сөякләр чыкты,күп кеше сөякләрен, гәүдә өлешләрен: кулларны, аякларны һ. б. тапканда кайберләренең киемнәрендә, кесәләрендә хәтта хатлар, төрле язулар сакланган иде. Бу - бомба астында калган кешеләрнең үле гәүдәләре иде. Аш бүлмәсендә карточкалар белән ашаттылар. Ашханәгә киләсең, чиратта торасың, ашаган ризыгың сыек кына аш, суда йөзүче килька, 500 гр. кукуруз ипие, ул сабын кисәгенә охшаган каты ипи. Һәм шундый ашамлыктан соң ярым ач килеш алга таба эшләргә барасың. Бервакыт бу карточканы мин югалттым, аны миннән урладылар. Һәм бу авыр хәлдә мине иптәшләрем коткардылар, кайберәүләр бер сынык икмәк бирде. Берсыныкикмәкбеләнгенәтамагыңтуймый, карточкасызашатмыйлар. Мин ашханәяныннанчүп- чар сала торган җиргә узып шуннан үземә ашар өчен ризык эзли башладым, аннан калдык – постык балык башлары, бәрәэге кабыгы кебек әйберләр табып ашый идем. Әгәр берәр нәрсә тапсам, шатлана идем. Бер хатын, ашханәдә эшләүче хатын-кыз, күрәсең, минем кайда барганынмны күзәтеп торгандыр. көннәрдән бер көнне ул мине тотып сүгә башлады.Мин аңа нишләп мондый хәлгә төшкәнемне сөйләп бирдем, ул мине җәлләде, эштән соң үзләре янына килеп кара эшләрдә булышырга ә аның өчен мина ашарга бирергә ризалык бирде.Өстебездәге киемнәребез дә искереп тишекләнеп беткән иде, шулай булсада киеп урамга чыгарга ярый иде әле. Беркөнне эштән кайткач юеш дип киез итекләремне салып кибәргә куйдым, аларныда урладылар, мин кызларга ни өчен эшкә бара алмаганымны начальствога эйтергә куштым, тик аны җиткерүче булмаган, мин начальство ыршыр дип складка кадәр сандаликларда 1,5 км җәяү бардым. Мине күргәч, склад мөдире җылап җибәрде. Шунда ук аякларымны җылы суга тыктылар. Аның белән эшләдеме, әллә бу вакытта аның янына килгән идеме , бу хатынның ире бар иде. Менә алар миңа ярдәм иттеләр, кәгазьләр оештырып, миңа яңа киез итекләр яздылар. (Шул ук вакытта язулар белән киез итек табып бирделәр) Әллә кар өстеннән ялан аяк йөргәнгә, әллә башка сәбәп белән 1943 елда бик каты авырый башладым. Аягым шеште, аяк табаны шешеп төште. Бер бабай атлар белән мине 12 чакрым ераклыктагы Селедовскийга алып китте, анда миңа операция ясадылар. 2 айдан эшкә чыктым. Ләкин беркадәр вакыттан соң тагын авырдым. Эсседә эшләп эчәсе килә иде, ә эчәргә яраклы су юк иде. Бомба бүрәнкәләрендә җыелган сулар эчтек. Әллә ул суны эчкәнгә, куркып авырый башладым. (Бомба төшкән чокырдан язгы ташу суларын эчеп тагын чирләдем) Донбасстан ярдәмче хуҗалыкка озаттылар. Без андакөтүкөттек, Октябрь аена кадәр без палаткалардаяшәдек. Анда бик салкын һәм җайсыз иде.Сугыш ахырына кадәр шул урында эшләдек..Казакъстан эшчеләрендә эшкә җибәрделәр. Алар бездәнөлкәнрәкиде. Өлкәннәр тылга озатылу сәбәпле, Ураза бәйрәмендә алар безне бәлеш (дөгепирогы, җимешләре) белән сыйладылар. Алар төрле таҗик, үзбәк, казах, татарлариде. Ләкин безне бу куркыныч чор берләштерде. 1944 елда абыйемның үлүе турында кара повестка килде әниләргә. Авыр иде, хәсрәтле иде....
Сугыш тәмамлану турында без кырда бәрәңге утыртканда белдек. Кырда хәрби машина туктады һәм аннан чәчәкләр бәйләме тоткан шофер килеп төште. бии башлады, без аны акылдан язган дип уйладык. Ул сугыш бетте дип кычкырды. тәмамланды, кемдер елый башлады, кемдер көлә башлады, кемдер шатлыгыннан җиргә егылды.Бу көнне без палаткаларга кайттык һәм бәйрәм оештырдык. Сугыштан соң безне өйләребезгә кайтарып җибәрмәделәр, 1946 елның мартындагына без авылга кайтып җиттек... Поезд подножкасында 1 атна Мәскәүдән Шынталага барып җиттек. Бу подножкаларда тамбурда,салкында,чак-чакутырабыз, тимер юлларда станцияләрдә безне милиция куып чыгарды, билетсызлар буларак кулга алды. Билет алырга мөмкинлекләребез юк иде. Акча да, ризык та юк иде. Март башында авылга җәяү кайтып җиттек. Сугыштан соң колхозда эшләдем. Җир казыдык, печән чаптык, терлекләрне карап тордык. 1947 ел иде. Булачак ирем белән без авылдашлар идек, кичтән кияүгә чыгу турында сөйләштек, ә икенче көнне инде бергә тора башладык.
Шушындый авырлыклар һәм зур сынаулар үтеп бөек Ватан сугышы ветераны Бәдретдинов Шакир белән алар матур гаилә корып илгә көнгә яраклы берсеннән – берсе матур , булган акыллы биш бала да үстереп калдыралар.
Бу күпне күргән авылдашыбыз 2022 нче елның 17 мартында якты дөнья белән хушлаша, Бәдретдинова Гасимә Ярулла кызын хөрмәтләп Елховой авыл зиратына җирләләр
Гасимә апаның оныгы Билалова А.Р язмаларыннан.
Текст авторы: М.М.Газизова
