Бөек Ватан сугышы елларында музыка тылда гына түгел, фронтта да яңгыраган. Кыска гына ял минутларында җыр һәм көй сугышчыларга авыр уйлардан арынырга, туган йортларын, якыннарын искә төшерергә ярдәм иткән, күңелләренә көч һәм өмет өстәгән.
Фронтта аеруча гармуннар һәм аккордеоннар популяр булган. Гармунны йөртү уңайлы, аны көйләп тору да таләп ителмәгән. Аның моңына солдатлар җырлаган, биегән, такмаклар әйткән. Кайчак бер таныш көй кешене бер мизгелгә генә булса да туган ягына, тыныч тормышка алып кайткандай булган.
Сугыш елларында фронтка дистәләрчә мең музыка коралы җибәрелгән. Аккордеоннарның бер өлеше ленд-лиз буенча килгән, ә сугыш ахырына таба гаскәрләрдә трофей музыка кораллары да күбәя башлаган.
Шундый тарихи шаһитларның берсе бүген Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее экспозициясендә саклана.
Бу аккордеон Бөек Ватан сугышында катнашкан лейтенант Миңгата Сөнгатуллинныкы булган. Үз хуҗасы белән бергә ул сугыш юлларын үткән, Сандомир плацдармындагы каты бәрелешләрнең шаһиты булган.
1945 елның гыйнварында 1 нче Украина фронты гаскәрләре Советлар Союзы Маршалы Иван Степанович Конев җитәкчелегендә Сандомир-Силезия һөҗүм операциясендә катнаша. Ул Висла-Одер стратегик операциясенең бер өлеше була. Берничә атна эчендә Бу иске аккордеонның күпме вакыйга «ишеткәнен» бүген күз алдына китерүе дә кыен… Бәлки, аның моңы авыр сугыштан соңгы ял минутларында яңгырагандыр. Бәлки, солдатлар аңа кушылып туган як турында җырлаган, ә күңелләре белән ерактагы гаиләләре янына кайткандыр.
Дистәләрчә еллар узган. Бүген бу аккордеон фронт учагы янында яңгырамый. Әмма ул һаман да үз тарихын сөйли — кеше язмышы, сугыш, хәтер һәм иң авыр вакытларда да яшәргә көч биргән музыка турында тарихны.
Музей өчен мондый экспонатлар аеруча кадерле. Чөнки һәрбер әйбер артында — кеше язмышы, ә һәрбер язмышта Ватаныбыз тарихының бер өлеше саклана.
Хәтерлибез. Кадерләп саклыйбыз. Бу хәтерне киләчәк буыннарга тапшырабыз.
Текст авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе М.М.Газизова
