Әйе, күп нәрсәне оныта башлаган идек без. Оныттырырга тырыша башлаганнар иде. Мәңгелек хәтер булырга тиешле төшенчәләр бар тормышта.
Бөек Ватан сугышы илебез генә түгел, барлык кешелек дөньясы өчен канкойгыч вакыйга буларак тарихка кереп калды.
1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. 900 көнгә якын камалышта калу Ленинградта яшәүчеләр өчен иң авыр һәм иң коточкыч көннәр була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Кайгы бер генә гаиләне дә читләтеп узмый. Ата-аналар улларын һәм кызларын югалта, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән ачлыктан кырыла.
Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы «Яшәү юлы». Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына.
Ленинград камалышының шаһитлары белән Әлмәт җирлегендә ел да очрашулар үткәрелеп килде. Кызганыч, елдан-ел ветераннарыбызның сафлары сирәгәя бара. Бүгенге көндә Ленинград блокадасының бар авырлыкларына түзеп, үлемне җиңгән шәхес Әлмәттә берәү генә калды. Бу - Раиса Никоноровна Чернышова.
Ленинградка ул әти-әнисе белән бергә 1937 елда күченеп килә. Аның күз алдында әнисе, абый-апалары ачлыктан үләләр. Соңыннан Раисаны апасы белән бергә Ярославль өлкәсенә балалар йортына алып китәләр. Шулай да ул соңыннан кабат Ленинградка әйләнеп кайта, шунда кулинарлык мәктәбен тәмамлый. Язмыш җилләре аны Әлмәткә алып килә. Биредә Раиса Никоноровна кырык еллап җәмәгать туклануы системасында хезмәт куя. Балачактан күп югалтулар кичергән, кайгы-хәсрәт утында кайнаган әлеге олы йөрәкле ханымга озын гомер һәм сәламәтлек теләп каласы килә.
