Сираҗетдинова Зәйтүнә Гыйләҗ кызы 1928 елның 1 нче мартында Пәрәү авылында туып усә. Гаиләдә өч бала, Зәйтүнә апа беренчесе. Аңа җиде яшь булганда, әниләре үлә. Ун ел үги әни белән яши. 1943 елда әтисе сугышта үлгәч, үги әни ташлап китә, аннан соң әби тәрбиясендә кала. 12 яшеннән урак ура, утын турарга йөри, төрле эшләрдә эшли. Шушы авыл егете Миннегалигә кияүгә чыга, 1 малай үстерә. Бозаулар карый, җәй көне бозаулар
көтә, сыер сава, 6 ел дуңгыз карый. 1983 елда пенсиягә
чыга. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” , юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге
көндә улы һәм килене тәрбиясендә яши.