Корпункт:
Мөслим районы Сикия авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хамбалова Гөлҗәннәт Сабир кызының 90 яшьлек юбилее. Гөлҗәннәт апа Актаныш районы Олы имән авылында туган.Кечкенәдән ятим калып, абыйсы һәм җиңгәсе тәрбиясендә үскән. Сикия авылына тормышка чыгып 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.90 яшьлек юбилеен ул балалар, оныклары, оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә, алар янәшәсендә озак тормыш итәргә язсын.