Корпункт:
Метрәй авылында яшәүче тыл ветераны Нәҗипова Фәимә Нәҗип кызы 1928 нче елның 22 нче декабрендә Мөслим районы Метрәй авылында туган. Әтисе сугышка 1941 нче елда китә, 1945 нче елда батырларча һәлак була. Колхозда терлекчелектә эшли: сыер савучы, сарык караучы, куян фермасында да эшли, ферма мөдире вазыйфасын да башкара. Балалары юк, бүгенге көндә ялгызы яши. Караучы Фәридә ханым көндә хәлен белешә.