1922 елның 20 мартында Иске Кәшер авылында туган.
1941 елның 17 июнендә Совет Армиясенә алына. Пенза шәһәрендә 720 мм зенит артеллериясенә артеллерист булырга укый. Анна Горький автозаводын саклауда катнаша. 1943 елны авырып авылга кайта.
1944 елны Литвада кече командирлар курсында укып, кече сержант дәрәҗәсе ала һәм трофей взвод командиры була. Сугышта яралана, госпитальда ята.
Яралары төзәлгәч, Омск шәһәренә танк училищесына җибәрәләр. Җиңү бәйрәмен Литвада каршылый.
1945 елның 20 декабрендә Шәрифҗан Шәрифулла улы туган авылына кайта.
“Ленинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һ.б. медальләр белән бүләкләнә. 2010 елның 5 октябрендә Иске Кәшер авылында вафат.