Корпункт:
9 февраль көнне Шәрләрәмә мәктәбе укучылары сугыш чоры баласы Сафина Хәдичә апа янында кунакта булдылар. Сугыш еллары әле буыннары да ныгымаган балаларга бик авыр булды. Шундыйларның берсе –Сафина Хәдичә апа- үз хәтирәләрен мәктәп укучылары блән уртаклашты. Ялгызы гына ике ул үстереп, берсенең Әфган афәтеннән исән-сау кайтуын көтеп алган бу сөйкемле әби укучыларга сабырлык һәм ныклык үрнәге булып тора.
