Корпункт:
24-31 март аралыгында балалар һәм яшүсмерләр китап атналыгы уза.
Быел әлеге атналык Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Аның кысаларында район балалар китапханәсендә “Балалар Җиңү ясый” рәсемнәр күргәзмәсе, түгәрәк өстәл, сугыш турындагы китаплар киштәсе эшли. 28 мартта режиссер Сергей Бондарчукның “Кеше язмышы” исемләнгән фильмы күрсәтеләчәк.
Китапханэ сайтындан