Корпункт:
15 нче февраль татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә “Җәлил яши, Җәлил мәңгелек“ исемле шигърият кичәсе уздырылды.
Китапханәче Г.Галимуллина шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Җәлилнең тормышы, иҗаты җырга тиң.Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре дә, исеме дә үлемсез.