ВерхнеКаменская библиотека Черемшанского района присоединилась к Акции "Поэзия тоже воевала". Организатор - МУК "Межпоселенческая централизованная библиотечная система" г. Венев, Тульская область.
Нэби Дэули Дошманнан уч Алыгыз!
Ватан куркыныч астында,
Кылыч ал, мэгьрур халык!
Туган ил безне чакыра, Яшэсен жирдэ хаклык!
Кырларда алтын арышлар
Шингэннэр нигэ болай?
Нигэ килми уракчылар?
Кайда син, матур тургай?
Ник сайрамый сандугачлар?
Аккошлар кулдэн киткэн...
Урманда янган агачлар,
Куллэренен суы кипкэн...
Дошманнан узган биредэн,
Эзлэрен кем танымас?!
Аларга тиндэш ерткычлар
Беркайда да табылмас.
Дорлэп яна, авыл яна,
Горселдэп туплар ата.
Йортсыз калган москен ана,
Баласы улеп ята.
Чэчлэре тузган баланын,
Кузлэре анын сулган.
Канга буялган яулыгы
Кып-кызыл байрак сыман.
Килегез, кешелэр, карагыз,
Курегез, ышаныгыз.
Эндэшэ безгэ балабыз-
Дошманнан уч алыгыз.
#ВоенныеСтихи2020
#75летиеВеликойПобеды

