Корпункт:
9 май –илебез тарихында алтын хәрефләр белән язылган, сөенечле Җиңү тантанасына ачы күз яшьләре, зур югалтулар ачысы кушылган көн икәнен барыбыз да яхшы беләбез.Илебез тарихына, аның җиңүләренә без хөрмәт белән карыйбыз. Җиңү бәйрәме алдыннан МБББУ “Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә” бик матур чаралар уза. Шуларның берсе – класслар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаенан сугышчан җырлар кичәсе үткәрелде. Кичәне 8 класс укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Сәетова Лилия Мәхмүт кызы әзерләде. Кичәдә сугышчан һәм сугыштан соңгы җырлар яңгырады. Шулай ук укучылар җырларның язылу тарихы белән дә таныштылар. Соңыннан жюри нәтиҗә ясады:
1 урын – 8 класс
2 урын – 10 нчы класс
3 урын – 6 класс
Кичә бик файдалы һәм кызыклы үтте.