Сугыш инде күптән беткән. Окоплар җир белән тигезләнгән, аларны яшел чирәм каплап киткән, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килгән, блиндажлар чәчәкләр белән капланган. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар 27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Шул хатирәләрне яңартып, 26 гыйнвар көнне Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музеенда «Ленинградлыларның батырлыгын искә алыйк " исеме астында батырлык дәресе үтте. Укучылар игътибарына ленинградлыларның авыр тормышлары, бөтен ил өчен авыр чорларда күрсәткән батырлыклары турында презентация тәкъдим ителде. Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар; ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар хезмәте, курку белмәс совет солдатларының Ленинградны явыз дошманнардан азат иткәндә күрсәткән батырлыклары турында сөйләнелде. Елховой авылы тарихы музееның “ Елховойлылар Бөек Ватан сугышында” исеме астындагы күргәзмәләр залында, балалар, Ленинградны азат итү өчен барган сугышта катнашучы авылдашыбыз ,Камалов Салих Хабибулла улының документлары, грамоталары, орден – медалләре, орден кенәгәсе, фотосурәтләре белән якыннан таныштылар. Чара Ленинград блокадасы турында документаль фильм карау белән тәмамланды.
Текст авторы:музейның кече фәнни хезмәткәре, Минибаева Мәрьям Әсәдулла кызы.